Аксубаево
  • Рус Тат
  • 02 хезмәте

    Районның дәүләт автомобиль инспекторлары Аксубай-Федоровка юлында салонында Казахстан Республикасында җитештерелгән алкоголь продукциясе булган автомобильне тоткарладылар. 39 яшьлек Самара өлкәсе кешесе идарә иткән "Reno Logan" машинасы документларны тикшерү өчен туктатыла. Россия ЭЭмның Аксубай районы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, машинаның багажнигын караганда 3 литр Казахстан коньягы табыла. Составында спирт булган әлеге продукция...

    Районның дәүләт автомобиль инспекторлары Аксубай-Федоровка юлында салонында Казахстан Республикасында җитештерелгән алкоголь продукциясе булган автомобильне тоткарладылар.

    39 яшьлек Самара өлкәсе кешесе идарә иткән "Reno Logan" машинасы документларны тикшерү өчен туктатыла. Россия ЭЭмның Аксубай районы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, машинаның багажнигын караганда 3 литр Казахстан коньягы табыла. Составында спирт булган әлеге продукция документларсыз һәм Россия Федерациясе кануннары нигезендә таләп ителгән мәгълүматсыз йөртелә. Материал Түбән Кама шәһәрендә урнашкан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән. Коньяк йөртүчегә штраф салыначак - әлеге канун бозу очрагы өчен 4 меңнән 5 мең сумгача штраф һәм административ закон бозу предметын йолып алу каралган.

    Фото: moe-belgorod.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: