Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Суррогат өчен җинаять эше

Составында спирт булган продукция сату факты буенча җинаять эше ачылган. Контроль сатып алу вакытында Яңа Үзидә яшәүче ханымнан 300 сумга составында спирт булган бер баллон сыеклык сатып алына. Әлеге продукция суд экспертизасына җибәрелә һәм нәтиҗәдә куллану өчен куркыныч дип табыла. - Сатучыга 5 мең сумнан күбрәк күләмдә штраф яки шартлы...

Составында спирт булган продукция сату факты буенча җинаять эше ачылган.

Контроль сатып алу вакытында Яңа Үзидә яшәүче ханымнан 300 сумга составында спирт булган бер баллон сыеклык сатып алына. Әлеге продукция суд экспертизасына җибәрелә һәм нәтиҗәдә куллану өчен куркыныч дип табыла.

- Сатучыга 5 мең сумнан күбрәк күләмдә штраф яки шартлы срокка иректән мәхрүм итү яный, - дип аңлатма бирде Россия МВДның Аксубай районы буенча икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы тору бүлегенең өлкән опервәкиле Алексей Ионов. - Ел башыннан бу составында спирт булган продукцияне законсыз сату факты буенча ачылган өченче җинаять эше. Бу юнәлештә планлы эш алып барыла, районга мобильле төркемнәрнең рейдлары оештырыла. Ун ай эчендә составында спирт булган 200 литрга якын ялган аракы йолып алынган, ә бит ул җитди, кайчакта кеше үлеме белән тәмамланган аянычлы хәлләргә сәбәп булырга да мөмкин иде. Суррогат сатып алганчы - гаиләләрегез, балаларыгыз һәм якыннарыгыз турында уйлагыз.

Фото: static.mvd.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев