Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Лицензиясез саткан

Иске Чуаш Адәмсуы авылындагы шәхси кибеттән 22 литрдан артык Татарстан аракысы һәм Дагестанда җитештерелгән коньяк йолып алынган. Әлеге сәүдә ноктасында алкоголь продукциясен тиешле лицензиясез сатканнар. Ә моны башкарма комитет, полиция, дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләреннән торган, районда алкоголь продукциясенең канунсыз әйләнешенә бәйле фактларны күзәтүче мобиль төркем ачыклаган. - Шәхси эшмәкәрнең лицензия...

Иске Чуаш Адәмсуы авылындагы шәхси кибеттән 22 литрдан артык Татарстан аракысы һәм Дагестанда җитештерелгән коньяк йолып алынган.

Әлеге сәүдә ноктасында алкоголь продукциясен тиешле лицензиясез сатканнар. Ә моны башкарма комитет, полиция, дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләреннән торган, районда алкоголь продукциясенең канунсыз әйләнешенә бәйле фактларны күзәтүче мобиль төркем ачыклаган.

- Шәхси эшмәкәрнең лицензия срогы 30 апрельдә үк чыккан. Әмма ул калган алкоголь продукциясен сатып бетерүгә генә исәп тотмыйча, суррогатка охшаш хәмернең яңа партиясен кайтарырга да җөрьәт иткән, - дип билгеләп үтте Россия МВДның Аксубай районы буенча икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге өлкән опервәкиле Алексей Ионов.

Эшмәкәр моңардан файда күргәнме соң? Әлбәттә, юк. Алкоголь продукциясе сатуга лицензия алу 65 мең сум торса, алкоголь продукциясенең канунсыз әйләнеше өчен административ җаваплылык каралган һәм максималь штраф 300 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

- Йолып алынган продукция экспертизага җибәрелгән, - дип шәрехләде мобиль төркем составында булган башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Моратшин. - Әгәр дә йолып алынган алкоголь продукциясе суррогат та булып чыкса, кибет хуҗасына җинаять җаваплылыгы да яный.

Фото: www.ampravda.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев