Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кәттә телефон кызыктыра

Кәрәзле телефон купшылык түгел, ә элемтә чарасы. Әмма яшьләр арасында башкача фикер йөри-ул башкаларныкыннан күпкә кыйммәтлерәк һәм «кәттә»рәк булырга тиеш. Ә ата-аналар әлеге «кәттә»нең кайчакта балаларының яшьтәшләрендә көнчелек уятканы турында уйлап та тормыйча, алар сораганны сатып алырга тырышалар. Ә кайберәүләр аны теләсә нинди юл, хәтта җинаять кылып та, кулга төшерергә...

Кәрәзле телефон купшылык түгел, ә элемтә чарасы.


Әмма яшьләр арасында башкача фикер йөри-ул башкаларныкыннан күпкә кыйммәтлерәк һәм «кәттә»рәк булырга тиеш. Ә ата-аналар әлеге «кәттә»нең кайчакта балаларының яшьтәшләрендә көнчелек уятканы турында уйлап та тормыйча, алар сораганны сатып алырга тырышалар. Ә кайберәүләр аны теләсә нинди юл, хәтта җинаять кылып та, кулга төшерергә телиләр.
6 гыйнвар көнне Аксубай ОВДга Аксубайда яшәүче Зубарева мөрәҗәгать итә. "Юность" спорткомплексы гардеробында улының кесәсеннән бәясе 8 мең сум торган "SAMSUNG- GTS 5570" телефоны урлана. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
14 гыйнварда РДКда тагын бер "SAMSUNG" телефоны урлана-әлеге уңайдан гариза белән Зайцева мөрәҗәгать итә (шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе)- телефонны аның кызының РДК бинасында күзәтүчесез калдырылган сумкасыннан урлыйлар.
2 гыйнвардан 3 енә каршы төндә Урмандеево кешесе Ермолаевның биш мең сум акчасы юкка чыга. Урлау факты буенча җинаять эше кузгатыла, шикле кеше ачыклана, акчаның бер өлеше тартып алынган.
Яңа ел каникуллары Яңа Тимошкино кешеләре күңелендә озак сакланыр- спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш кулланган ике авыл кешесе төнлә авылдаш хатын-кыз өенә кереп, аңа пычак белән янап, бер капчык көрпә урлап чыгалар. Әлеге гамәлне кылганда алар моның өчен җаваплылык каралуын башларына китергәннәрме яки "куркытырга" гына теләгәннәрме-монысын тикшерү ачыклар, ә әлегә каракларга карата "Чит кеше милкен урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Район халкы төсле металлга кызыгучылардан җәфа чигәләр. Хуҗага хезмәт иткән һәм озак еллар хезмәт итәргә яраклы составында төсле металл булган әйберләрне урлап тапшыралар.Шул рәвешле металл кабул итү пунктларының берсендә элек бистә кешесе Матюшкина гаражыннан урланган кулдан ясалган эретеп ябыштыру аппараты табыла.
Шикле кеше ачыкланган була, әмма эретеп ябыштыру аппараты бәясе түбән булу сәбәпле, аңа карата җинаять эше кузгатылмый.
Чув.Енорускинода яшәүче бер кешенең телевизорын урларга карар кылган шикле кеше яңа ел бәйрәменә хәзерләнгәндер, күрәмсең. Барысы да уңышлы бара-ишекне ватып кереп "SAMSUNG" телевизорын күтәреп чыга. Әмма "Зәңгәр ут" тапшыруын гына карарга өлгерми-полиция хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән оператив чаралар барышында шикле кеше ачыклана, урланган мөлкәт хуҗасына кайтарып бирелә, тикшерү алып барыла.
Район гражданнарына, әгәр Сез югарыда телгә алынган яки кылыначак җинаятьләр турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча чылтыратып Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев