Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Киндер һәм мәк өчен җәза

13 июньнән 15 июльгә кадәр "Мәк-2017" комплекслы оператив-профилактик операциянең 1 этабы уза. Аның төп максаты - канунсыз мәк, киндер һәм башка составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр чәчелгән урыннарны ачыклау, кисәтү һәм юк итү, шулай ук наркотик матдәләр ташучыларны, йөртүчеләрне һәм сатучыларны ачыклау һәм кулга алу. "Наркотик средстволар һәм психотроп матдәләр...

13 июньнән 15 июльгә кадәр "Мәк-2017" комплекслы оператив-профилактик операциянең 1 этабы уза. Аның төп максаты - канунсыз мәк, киндер һәм башка составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр чәчелгән урыннарны ачыклау, кисәтү һәм юк итү, шулай ук наркотик матдәләр ташучыларны, йөртүчеләрне һәм сатучыларны ачыклау һәм кулга алу.

"Наркотик средстволар һәм психотроп матдәләр турында"гы Федераль закон, Россия Федерациясенең административ канун бозулар турындагы Кодексы, муниципаль берәмлекләр администрацияләренең фактик җир хуҗалары һәм җирдән файдаланучылар белән берлектә үз территорияләрендә составында наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләрне юк итүдә турыдан-туры җаваплылык тотулары турында кисәтә.

- Составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр - киндер һәм мәк үстергән өчен РФның гамәлдәге канунына нигезләнеп җаваплылыкка тарту каралган. Җинаять маддәсе буенча составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне канунсыз үстергән өчен 300 000 сумга кадәр күләмдә штраф салу яки 8 елга иректән мәхрүм итү каралган, - дип аңлатма бирде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча җинаяти эзләү бүлеге җитәкчесе Илшат Хафизов. - РФнең административ канун бозулар турындагы Кодексына нигезләнеп, составында наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләрне юк итүгә бәйле чараларны кулланмаган очракта җир хуҗаларына һәм җирдән файдаланучыларга карата административ штраф салу сыйфатында җаваплылык каралган, ул гражданнарга 1500 сумнан 2000 сумга кадәр, урындагы затларга - 3000 сумнан 4000 сумга кадәр, юридик затларга - 30 меңнән 40 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Полиция хезмәткәрләре кабат исегезгә төшерә, кануннарны белмәү җаваплылыктан азат итми! Акцияне июнь аенда очраклы гына үткәрмиләр - бу чорда мәк һәм башка составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр чәчәк ата башлый. Аларны ачыклау өчен полиция хезмәткәрләре рейдлар уздырачак. Участок вәкилләре үзләренә беркетелгән территорияләрдә мәк сезонында барлыкка килергә мөмкин булган куркынычлылык турында кисәтү өчен әңгәмәләр үткәрәчәк. Гражданнарның кыргый мәк һәм киндер үстерелгән урыннар турында 02; 2-72-06; 2-79-74 телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итүләре сорала.

Фото: 72.мвд.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев