Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Казахстан аракысы партиясен йолып алдылар

Аксубай дәүләт автоинспекторлары чираттагы рейд вакытында Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы йөрткән автомобиль йөртүчене тоткарладылар. Аксубай-Федоровка автомобиль юлында 22 яшьлек Иске Ибрай авылы кешесе идарә иткән "Hyundai Solaris" машинасы документларны тикшерү өчен туктатыла. Автомашинаны тикшерү вакытында ярты литрлы 11 шешә Казахстан аракысы табыла. - Әлеге факт - ТР КоАПның алкоголь продукциясе...

Аксубай дәүләт автоинспекторлары чираттагы рейд вакытында Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы йөрткән автомобиль йөртүчене тоткарладылар.

Аксубай-Федоровка автомобиль юлында 22 яшьлек Иске Ибрай авылы кешесе идарә иткән "Hyundai Solaris" машинасы документларны тикшерү өчен туктатыла. Автомашинаны тикшерү вакытында ярты литрлы 11 шешә Казахстан аракысы табыла.

- Әлеге факт - ТР КоАПның алкоголь продукциясе әйләнеше өлешенә кагылышлы кагыйдәләрне бозуны үз эченә ала. Аракы тиешле документларсыз һәм мәгълүматлар кертелмәгән килеш йөртелгән. Моның өчен Россия Федерациясе законнарында каралган 4 меңнән 5 мең сумгача күләмдә административ штраф салу белән административ хокук бозу предметын йолып алу каралган, - дип белдерде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча өлкән опервәкиле Алексей Ионов. Материал Түбән Кама шәһәре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә тикшерү өчен җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев