Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кабул итү булды

ТР Аксубай районы буенча Россия МВД бүлеге җәмәгать советы гражданнарны беренче тапкыр кабул итте. Советка район полициясе бүлекләре эшчәнлекләрен яхшыртуга бәйле шикаятьләр һәм тәкъдимнәр белән дүрт кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре совет тарафыннан игътибарга алынды һәм киләсе кабул итүдә (ә ул аның соңгы җомгасы 27 апрельдә була) тиешле җавап алачаклар....

ТР Аксубай районы буенча Россия МВД бүлеге җәмәгать советы гражданнарны беренче тапкыр кабул итте.


Советка район полициясе бүлекләре эшчәнлекләрен яхшыртуга бәйле шикаятьләр һәм тәкъдимнәр белән дүрт кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре совет тарафыннан игътибарга алынды һәм киләсе кабул итүдә (ә ул аның соңгы җомгасы 27 апрельдә була) тиешле җавап алачаклар.
Гражданнар игътибарына:
Җәмәгать советы үзенә йөкләнгән бурычларны үтәүгә бәйле түбәндәге хокукларга ия :
а)ТР буенча РФ законы таләпләренә каршы килгәндә җинаяти суд производствосы, административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча производстволар, оператив эзләнү эшчәнлеге, дәүләт һәм башка закон тарафыннан сакланган серләрне яклау турында РФ МВД тарафыннан билгеләнгән тәртиптә ТР буенча МВД эшчәнлеге турында мәгълүматларны соратып алырга һәм шулай ук гражданнар, җәмәгать берләшмәләре һәм оешмалары хокукларын бозмаска;
б)РФ Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә Россия МВД территориаль органының урындагы затларның Россия МВД территориаль органының җинаятьчелеккә каршы көрәш, җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны тыңларга;
в)Россия МВД ның территориаль органы җитәкчелегенә Россия МВД территориаль органы эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр җиткерергә;
г) җәмәгать советы компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр буенча комиссияләр һәм эшче төркемнәр оештырырга, алар составына Россия МВД ның территориаль органы җитәкчесе белән килешеп, МВД ның территориаль органы хезмәткәрләре, дәүләт, гражданнар һәм муниципаль хезмәткәрләр һәм шулай ук җәмәгать берләшмәләре һәм оешмалары вәкилләре керә ала.
д) РФ Эчке эшләр министры тарафыннан билгеләнгән Россия МВД территориаль органының аттестация комиссияләре эшендә һәм полиция хезмәткәрләренең вакантлы вазифаларын башкаруга бәйле комиссия конкурсларында катнашырга;
е) Россия МВД ның территориаль органы хезмәткәрләренә аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда булышлык күрсәтергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Аксубай районы буенча Россия МВД бүлеге җәмәгать советы