Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

ХАЛЫК ИМИНЛЕГЕН САКЛАУЧЫЛАР

Җомга көнне районның үзәк мәйданында Аксубай эчке эшләр бүлеге подразделенияләренең гарнизон разводы булды. Иртән иртүк эшкә ашыгучылар мәйданда бер рәткә тезелгән ТР МВД логотиплы машиналарны күреп гаҗәпкә калдылар. Ә янәшәдә тулы сугышчан әзерлектәге оператив тикшерү төркеме хезмәткәрләре, полиция участогы уполномоченныйлары, ЮХИДИ, ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре тезелгән, ә уголовный розыск хезмәткәрләре...

Җомга көнне районның үзәк мәйданында Аксубай эчке эшләр бүлеге подразделенияләренең гарнизон разводы булды.


Иртән иртүк эшкә ашыгучылар мәйданда бер рәткә тезелгән ТР МВД логотиплы машиналарны күреп гаҗәпкә калдылар. Ә янәшәдә тулы сугышчан әзерлектәге оператив тикшерү төркеме хезмәткәрләре, полиция участогы уполномоченныйлары, ЮХИДИ, ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре тезелгән, ә уголовный розыск хезмәткәрләре янында колакларын тырпайтып эт яткан иде. Моңа охшаш чараларда гадәти булганча полициянең һәр хезмәткәре тышкы кыяфәткә һәм хезмәткә әзерлеккә тикшерү үтәләр. Администрация вәкилләре-аппарат җитәкчесе Р.Зәйдуллин, башкарма комитет җитәкчесе Н.Станововның катнашуы чарага тантана төсмере өстәде.
Район эчке эшләр бүлегенең начальник урынбасары В.Семенов полиция хезмәткәрләрен алдагы көнне булган вакыйгалар турындагы оператив мәгълүматлар белән таныштырды. Гамәлдә, гражданка П.ның йортыннан билгесез зат кәрәзле телефон урлап чыккан, шуңа бәйле ул хезмәткәрләргә, район халкының һәм кунакларның телефоннарын тикшерүгә боерык бирде. Шулай ук полициянең участок уполномоченныйларына даими рәвештә ызгыш-талаш күзәтелгән уңышсыз гаиләләрне аерым контрольгә алырга кушылды. Алга таба шәхси составка эзләнүдә булган затлар турында юнәлеш бирелде.
Район башлыгы аппараты җитәкчесе Р.Зәйдуллин сулыкларда өч кешенең батып үлүенә бәйле, әлеге фаҗигага кабат юл куймас өчен ОВД хезмәткәрләренә елга буенда ял итәргә җыелган компанияләргә карата контрольне көчәйтү, участок инспекторларына халык арасында, аеруча уңышсыз гаиләләрдә аңлату эшләре алып бару турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
-Эчке эшләр бүлегендә һәр иртә тәүлеклек нәрәт бирүдән башлана,-дип аңлата Россия МВДның Аксубай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Владимир Семенов.-Айга бер тапкыр без үзәк мәйданга җыелабыз. Ачык гомумгарнизон разводын үткәрүнең төп максаты - район кешеләре тәүлекнең теләсә кайсы вакытында үзләрен имин тойсыннар өчен районда хокук тәртибен булдыру.
-Хезмәтегездә уяу булыгыз, гражданнар белән аралашканда ихтирамлык күрсәтегез, транспорт дисциплинасын саклагыз,-дип киңәш бирә үз кул астында эшләүчеләргә полиция начальнигы И.Алмакаев.
Шул сүзләрдән соң полиция хезмәткәрләре машиналарга утырып районда җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча хезмәткә таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев