Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бала гомерен саклагыз

2013 елда Татарстанда балалар катнашында 603 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 26 баланың гомере өзелгән, 635 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бигрәк тә балаларны иминлек креслосыннан башка утыртып йөртү факты борчый. Ел саен Россиядә юл һәлакәтләрендә меңләгән бала корбан була, 25 меңгә якын бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Өч...

2013 елда Татарстанда балалар катнашында 603 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 26 баланың гомере өзелгән, 635 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Бигрәк тә балаларны иминлек креслосыннан башка утыртып йөртү факты борчый.
Ел саен Россиядә юл һәлакәтләрендә меңләгән бала корбан була, 25 меңгә якын бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Өч яшькә кадәрге балалар зыян күргән аварияләрне тикшергән галимнәр раславынча, бары тик махсус кресло гына баланың гомерен саклап калырга мөмкин.

Баланы автомобильгә утыртканда өлкәннәр шуны истә тотсыннар иде: машинаның арткы утыргычы уртасында креслога утыртылган баланың исән калу шансы 43 процентка тиң. Юл һәлакәтендә зыян күргән балаларның күбесе автомобильнең алдагы утыргычында булганнар.

Кайберәүләр баланы гади иминлек каешы белән эләктереп кую да җитә, дип уйлыйлар. Әмма шул ук галимнәрнең исбатлавынча, баланы бу гына саклап кала алмый. Бары тик балаларны утыртып йөрү өчен каралган махсус креслолар һәм бустерлар гына бала гомерен нәтиҗәле саклый. Пассажир балалар алган авыр җәрәхәтләр арасында иминлек каешы белән генә эләктереп куелган балаларның баш җәрәхәтеннән алып (44%), корсак өлешен каеш кисеп керү очраклары (68 %) еш күзәтелә. Моның никадәр куркыныч булуы турында уйланыгыз, баланың гомерен кадерләгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев