Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

15еннән 30 июньгә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 119 хәбәр кергән, 5 җинаять эше ачылган. 15 юл һәлакәте булган, анда 2 кеше зыян күргән. 24 июньнән 25енә каршы төндә Яңа Үзи авылы кешесенең машинасын һәм МТЗ-80 тракторын урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кылган кешене кайнар эздән...

15еннән 30 июньгә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 119 хәбәр кергән, 5 җинаять эше ачылган. 15 юл һәлакәте булган, анда 2 кеше зыян күргән.

24 июньнән 25енә каршы төндә Яңа Үзи авылы кешесенең машинасын һәм МТЗ-80 тракторын урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кылган кешене кайнар эздән ачыклыйлар. Хуҗа хәтта машина ишеген ябырга һәм ачкычны алырга онытып, машинасын йорты янында калдыра. Бер төркем авыл яшьләре бу форсаттан файдаланып, машинага утырып китәләр. Кинәт яңгыр ява башлый һәм машина авыл юлында сазда батып кала. Шул вакытта яшьләр машина хуҗасының йорты янында тракторы да булуын искә төшерәләр һәм машинаны тартып чыгарабыз дип, тракторны да алып китәләр. Нәтиҗәдә авыл юллары буенча йөреп "арган" машинаны һәм тракторны хуҗасына кайтаралар. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.
24 июньнән 25енә каршы төндә Урмандеево авылында шәхси йорт территориясендә торган Т-40 тракторыннан стартер һәм ягулыкны өстәүче кул насосын салдырып алалар, хәзерге вакытта оператив-эзләнү эшләре алып барыла.
25 ию ньнән 26сына каршы төндә билгесез зат Карасу авылы янындагы кырда торган "Ягуар-850" тракторының бәясе 95 мең сум тәшкил иткән пыяласын вата. Оператив-эзләнү эшләре алып барыла.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Россия ЭЭМның Аксубай район бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев