Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Җәзадан котыла алмассың

Кайбер гражданнарның куллары, үзләре дә аңлап җиткермичә, тәки чит кеше малына сузыла. 11 еннән 12 августка каршы төндә Набережная урамында караклык кылына. Бер хуҗаның өй верандасыннан-бәрәңге, помидор, кроссовка, ә мунчасыннан- шампуньнан алып, ләгәнгә кадәр барлык мунча кирәк-яраклары урлана. Әмма намусны моның белән генә юып бетереп булмый. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең...

Кайбер гражданнарның куллары, үзләре дә аңлап җиткермичә, тәки чит кеше малына сузыла.


11 еннән 12 августка каршы төндә Набережная урамында караклык кылына. Бер хуҗаның өй верандасыннан-бәрәңге, помидор, кроссовка, ә мунчасыннан- шампуньнан алып, ләгәнгә кадәр барлык мунча кирәк-яраклары урлана. Әмма намусны моның белән генә юып бетереп булмый.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Березовская урамында ишегалдыннан велосипед урлана. 15 еннән 16 августка каршы төндә чит кешеләр «Натали» кибетенә үтеп кереп, товар-материаль кыйммәтләр урлыйлар. Ә менә 18 августта Кирпеч урамында өйдән кәрәзле телефон урлаган затларның шәхесе билгеләнгән, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла. Бензин бәясенең артуы да кайбер автомобиль хуҗаларына начар йогынты ясады, алар хәтта җинаять юлына басарга да әзер. Иске Саврушта билгесез кешеләр авылдашларының өй янында калдырган машиналарыннан бензин агызып алудан да чирканмаганнар. Ә менә Иске Үзидә чит кешеләр гражданин У.ның гаражына кереп 15 литр бензин урлау өстенә автомагнитола, юл уңаенда очраган бер капчык онны, гайка ачкычларын да эләктерәләр.
Шуны искәртеп үтәсе килә, кыр эшләре тәмамлану белән авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә авыл хуҗалыгы кораллары һәм агрегатлары турында кайгырту комачауламас. Еш кына техникалар караклар өчен җиңел табыш объекты булып, караучысыз кала. Моның мисалы да бар инде. Билгесез кешеләр тарафыннан 13 еннән 14 августка каршы төндә Кәкре Күл авылы янында калдырылган ВАМИН-Аксу карамагындагы авыл хуҗалыгы агрегатыннан 14 гидравлик шланга урлана. Ә 24 августка каршы төндә шул ук инвесторның Югары Баланда авылында басып торган чәчкечтән өч гидравлик шлангтан тыш, тагын алты югары басым җиңсәсе юкка чыга. Әлеге ике урлау факты буенча да җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.
Соңгы вакытта ачылган үзеңә - үзең хезмәт күрсәтү кибетләре дә кайбер кешеләрдә кызыксыну уята-киштәләрдә яткан товарны алып тыгып, кассага түләмичә дә чыгып була дип, уйлыйлар алар. Әмма бу дөрес фикер түгел, җинаять кылып, җәзасыз калып булмый. Үз маркаларын белгән кибетләр видеокүзәтү камералары һәм түләнмәгән товарны үткәрмәүче «капкалар» белән җиһазландырылган. Каракка тәҗрибәле кибетченең бер күз салуы да җитә, аның үз-үзен тотышы шунда ук серне ача. Әмма туры куллы булмаган кешеләр урлауларын дәвам итәләр. 31 август көнне Акводуук («Магнит») кибетеннән гражданка З. товар-материаль кыйммәт урлап чыгарга уйлый. Әмма сатучылар тарафыннан тотыла һәм ОВД хезмәткәрләренә тапшырыла. Урланган депилятор һәм кульяулыклар тартып алына, шикле кешегә карата җинаять эше кузгатылган. 462 сумлык товар урлап ул, һичшиксез, баемаган булыр иде, ә менә үзенең абруена тап төшерде. Әйтергә кирәк, әлеге кибеттән товар урлау сирәк күренеш түгел, соңгы вакытта бу өченче очрак. Бу юлга басучылардан билгеле булганча алар аз керемле гражданнар түгел, ә җәмгыятьтә абруйга һәм статуска ия кешеләр. Аларга кибетләрнең видеокамералар белән техник җиһазланыш дәрәҗәсен тикшерү теләге тынгы бирмиме, спорт кызыксынуымы яки клептоманияме-әлеге сорау аларга карата җинаять эше кузгалтканчы табышмак булып кала бирә. Бу башкалар өчен сабак булып калса яхшы да бит.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнеп ятучы җинаятьләр турында ни дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә чылтыратуыгыз сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев