Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Юлда сак йөрегез

2014 елның февралендә Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 359 очрагын теркәгәннәр. Ашыгып, кешеләр иминлек каешын эләктерергә, баланы махсус креслога утыртырга оныталар, автомобильне стоянкага кую кагыйдәсен бозалар. Әмма бу үзләренең генә түгел, ә инде пассажирлар, җәяүлеләр гомере өчен дә җаваплы булган шоферны һич кенә дә акламый. Февральдә тизлекне...

2014 елның февралендә Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 359 очрагын теркәгәннәр.

Ашыгып, кешеләр иминлек каешын эләктерергә, баланы махсус креслога утыртырга оныталар, автомобильне стоянкага кую кагыйдәсен бозалар. Әмма бу үзләренең генә түгел, ә инде пассажирлар, җәяүлеләр гомере өчен дә җаваплы булган шоферны һич кенә дә акламый. Февральдә тизлекне арттыру өчен 255 шофер тоткарланган, машинаны стоянкага кую кагыйдәсен бозган өчен-14, штраф түләмәгән өчен -14, иминлек каешын каптырмаган өчен -10 шофер инспекторларның күз уңына эләккән.

ЮХИДИ бүлеге начальнигы Нияз Гыймалтдинов сүзләренә караганда, ел башыннан районда тән җәрәхәтләре теркәлгән юл һәлакәтләре булмаган, әмма район юлларындагы хәл тынычланырлык түгел әле. Ике айда матди зыян килгән 84 юл һәлакәте булган. Яз җитү белән юлларда хәрәкәт тагын да җанланачак. Шуңа да юлларда шоферлар да, җәяүлеләр дә бер-берсенә карата игътибарлырак булсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев