Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Юл бирмәсәң – штраф түлә

ЮХИДИ ның Аксубай бүлеге инспекторы В.Хаммәтов карары белән җәяүлегә юл бирмәгән өчен административ хокук бозу турындагы эш буенча шофер Р.га 800 сум күләмендә штраф салына. Гражданин Р. карар белән килешмичә һәм административ хокук бозуда үзен гаепсез дип раслап, ЮХИДИ бүлеге инспекторы карарын гамәлдән чыгару үтенече белән ТР Аксубай район судына...

ЮХИДИ ның Аксубай бүлеге инспекторы В.Хаммәтов карары белән җәяүлегә юл бирмәгән өчен административ хокук бозу турындагы эш буенча шофер Р.га 800 сум күләмендә штраф салына.


Гражданин Р. карар белән килешмичә һәм административ хокук бозуда үзен гаепсез дип раслап, ЮХИДИ бүлеге инспекторы карарын гамәлдән чыгару үтенече белән ТР Аксубай район судына мөрәҗәгать итә.
Эш материалыннан билгеле булганча, гражданин Р., автомашинада Аксубай урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәсенең 14.1 пунктын бозып, җәяүлеләр үтеп йөри торган юлдан хәрәкәт итүче җәяүлегә юл бирми.
Гражданин Р.ның аңлатмасын тыңлап, инспектор В.Хаммәтовның эш материалларын тикшереп, суд гражданин Р. ның хокук бозуда гаепле булуын исбатлады, монда бернинди шик тә булырга тиеш түгел дигән нәтиҗә чыгарды. Аңа җәза закон санкциясе нигезендә, кылган гамәленә карап билгеләнгән.
ТР Аксубай район суды үзенең карары белән гражданин Р. га карата административ хокук бозуны туктату турындагы эшне үзгәрешсез, аның шикаятен канәгатьләндермичә калдырды.
Аксубай район суды карарын законсыз һәм нигезсез дип санап, гражданин Р. район суды карарын гамәлдән чыгаруны үтенеп, югары судка шикаять белән мөрәҗәгать итә. Суд эш материалларын өйрәнгәннән соң, гражданин Р. административ җаваплылыкка нигезле рәвештә тартылган дип табып, Аксубай район суды карарын үзгәрешсез, ә шоферның шикаятен канәгатьләндермичә калдырды.
Барлык инстанцияләрне үтсә дә хокук бозучыга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен салынган штрафны барыбер түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай район суды ЮХИДИ