Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Юл билгеләрен урлау дәвам итә

Аксубайда яшәүче бер хатын-кыз ашыгу сәбәпле акча янчыгын югалта. Кибеттән әйберләр алып чыкканнан соң, ул кулы буш булмау сәбәпле, акча янчыгын машина башына куеп тора, әмма алырга онытып, өенә кайтып китә. Кире әйләнеп килгәндә исә янчыктан җилләр искән була. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Сыер-энә түгел, ул печән кибәненә...

Аксубайда яшәүче бер хатын-кыз ашыгу сәбәпле акча янчыгын югалта.


Кибеттән әйберләр алып чыкканнан соң, ул кулы буш булмау сәбәпле, акча янчыгын машина башына куеп тора, әмма алырга онытып, өенә кайтып китә. Кире әйләнеп килгәндә исә янчыктан җилләр искән була. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Сыер-энә түгел, ул печән кибәненә төшеп югала алмый. Әмма район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мөгезле эре терлекләр еш югала. "Сөт иле Аксу" агрофирмасының МЮД бүлекчәсе товарлыклы-сөтчелек фермасыннан төнлә билгесез затлар 2 сыерны алып китәләр. Бүгенге көндә һәркем имин булу өчен түбәндәге алтын кагыйдәне үтәргә тиеш: үз малыңны сакларга, өеңне бикләп йөрергә кирәк. Кыек куллы кешеләр күзләре төшкән һәр нәрсәне алып китәргә мөмкин бит. Танышына кунакка килгән бер аксубайлы, мәсәлән, бикләмәгән йорттан хуҗаның шөреп бору җайланмасын алып чыга.

Берьюлы ике машина караклардан зыян күрә. Хуҗасы тарафыннан Октябрьнең 60 еллыгы урамында калдырылган җиделе машинасыннан автомагнитола, видеоплеер һәм 2 музыкаль колонка урлана. Спорт урамында алтынчы модель жигули салоныннан төнлә видео-регистратор, антирадар, 4 музыкаль колонка, кояштан күзлек һәм 600 сум акча югала.

Яңадан районда юл билгеләре югала башлады. Бу юлы Шоссе урамыннан кисеп алып киткәннәр. Юл билгеләре урман буенда табылган, ә алар беркетелгән 6 торбадан җилләр искән. Алар караклык кына кылмый, юлда йөрүчеләрнең тормышына да куркыныч тудыралар.

Билгесез кешеләр районда яшәүче берәүнең йортыннан "ИЖ" мотоциклын алып чыгалар. Төзек булмаган транспортка утырып, караклар кая барырга җыенгандыр, билгесез, әмма бу җинаять аларны суд эскәмиясенә алып киләчәк.
Карасудагы шәхси кибеткә караклар 2 мәртәбә кермәкче булалар, өченчесендә алар үз максатларына ирешәләр, кибеттән 13 меңгә якын товар урлап чыгалар. Урлаучының шәхесе ачыкланган, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Әгәр дә сезгә алда әйтеп үтелгән яисә башка җинаятьләр турында нәрсә булса да билгеле икән, Аксубай эчке эшләр бүлегенә 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары аша мөрәҗәгать итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев