Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Йомгакның очы барыбер чыга

Февральдән районда берничә тапкыр урлау һәм кибет басу гамәлләре кылган балигъ булмаганнарга карата хөкем карары үз көченә керде. Дүрт әшнә-1994 елда туган Леонид Т., 1996 елда туган Николай Т., 1994 елда туган Сергей К., 1994 елда туган Николай Г. үткән елның сентябреннән декабрьгә кадәр җинаять гамәлләре кылалар. Чит кеше мөлкәтен...

Февральдән районда берничә тапкыр урлау һәм кибет басу гамәлләре кылган балигъ булмаганнарга карата хөкем карары үз көченә керде.


Дүрт әшнә-1994 елда туган Леонид Т., 1996 елда туган Николай Т., 1994 елда туган Сергей К., 1994 елда туган Николай Г. үткән елның сентябреннән декабрьгә кадәр җинаять гамәлләре кылалар.
Чит кеше мөлкәтен урлауга юнәлдерелгән бердәм җинаяти ниятләрен алар икәүләп, өчәүләп гамәлгә ашыралар. Николай Т. һәм Николай Г. үзләренең беренче мондый гамәлләрен сентябрь башында «Актай» ООО агрофирмасы басуында тырмалау агрегатыннан валка урлап кылалар. Алга таба җәза бирмәүне сизеп, өч тапкыр рәттән-24, 28 һәм 29 сентябрь көннәрендә элеккеге нефтеразведка территориясендә урнашкан шәхси эшмәкәр Казаков карамагында булган складка кереп запчасть урлыйлар. Запас частьлар аларга, табигый ки, металл кабул итү пунктына тапшыру өчен кирәк була, ә аны тапшырудан кергән акчага тәм-том, тәмәке, спиртлы эчемлекләр сатып алына һәм бу алга таба да шулай дәвам итә. Ә октябрь азагында Николай Г. Сергей К.га бергәләп шәхси эшмәкәр Казаковның «Для тебя» кибетен басарга тәкъдим ясый, алар металл кисү пычкысы белән кибеткә керә торган ишек йозагын кисәләр һәм аннан унтугыз мең сумлык товар-коньяк, казылык, тәмәке, сагыз, шоколад һәм 3500 сум акча урлап чыгалар. Үз гамәлләреннән «илһам алган» Николай Г. һәм Сергей К. яңа эшкә алыналар-тәрәзә пыяласын ватып, металл рәшәткәне бүрәнә белән җимереп, «Наил» кибете эченә керәләр. Моннан да шулай ук шундый ук товар-спиртлы эчемлекләр, тәмәке, кабымлык, акча урлап чыгалар.
5 ноябрьдә полиция хезмәткәрләре билгесез зат белән «Для тебя» кибетен басарга җыенган Николай Г.ны тоткарлыйлар. 18 ноябрь көнне әлеге җинаяти ниятне алар Сергей К. белән бергә гамәлгә ашыралар-бу юлы алар әлеге кибеткә кереп, акчаны да исәпкә алып, 20 меңнән артык суммага товар-материаль кыйммәтләр урлыйлар. Ә 5 декабрьдә Сергей К. һәм Николай Г. Иске Кармәттә кунакта булалар һәм монда үз «эзләрен» калдыралар-алдан сөйләшенгәнчә, ике катлы ишек тәрәзәсен ватып шәхси эшмәкәр Закировның «Чулпан» кибетенә үтеп керәләр, аннан сигез мең ярым сумлык товар урлыйлар.
Балигъ булмаганнар әлеге җинаятьләрнең барысын да алдан сөйләшеп гамәлгә ашыралар. Өстәвенә аларның икесе-Сергей К. һәм Николай Г. моңа кадәр ОВД ГПДН да исәптә торганнар һәм шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр. Аксубай район суды тарафыннан Сергей К. 2010 елның октябрендә моңа охшаш җинаять кылган өчен-ел ярымга сынау срогы белән ике ел ярымга, 2011 елның июнендә өч елга сынау срогы белән өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән була. Балигъ булмаган Николай Г. 2011 елның гыйнваренда караклык өчен ел ярымга сынау срогы белән ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән, ә июньдә җинаятьләр җыелмасы өчен аңа 3 елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнә. Бер тапкыр абынган егетләргә бу гына сабак була алмый. Алар беркая да укымыйлар, эшләмиләр, дөрес тормыш рәвеше алып бармаган ата-аналары тарафыннан да аларга карата контроль булмый. Бердәмлек күрсәтү теләге белдерү йөзеннән элек ГПДН да исәптә тормаган Леонид Т. белән Николай Т. да алар белән бергә җинаять юлына басалар. Әмма кылган гамәлләрен исәпкә алып аларның барысына да җавап тотарга туры килде. Әмма яшькә бәйле Леонид Т. һәм Николай Т. га бары тик 1200 һәм 2400 сум күләмендә штраф кына билгеләнде, ә штрафларны аларның законлы вәкилләре түләде. Сергей К. һәм Николай Г. га җәза срогын тәрбияләү колониясендә үтәү шарты белән 3 ел да 4 айга иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined