Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Яңаны алырга баргач – урланганын тапкан

Аксубай эчке эшләр бүлегенең вакыйгалар хроникасында 6-20 октябрь көннәрендә 118 мәгълүмат һәм җинаятьләр турында гаризалар теркәлгән. Аларның 9 ы җинаятькә кагылышлы, берсе - сәламәтлеккә уртача дәрәҗәдә зыян китерү, тагын берсе - алдаучылык белән бәйле. Терлекләрнең баш санын исәпкә алганда «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы бүлегеннән ике бозау югалганы ачыклана. Кайнар эздән терлекләрне суеп,...

Аксубай эчке эшләр бүлегенең вакыйгалар хроникасында 6-20 октябрь көннәрендә 118 мәгълүмат һәм җинаятьләр турында гаризалар теркәлгән.


Аларның 9 ы җинаятькә кагылышлы, берсе - сәламәтлеккә уртача дәрәҗәдә зыян китерү, тагын берсе - алдаучылык белән бәйле. Терлекләрнең баш санын исәпкә алганда «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы бүлегеннән ике бозау югалганы ачыклана. Кайнар эздән терлекләрне суеп, түшен эшкәртәкән урын табыла, әлегә шикләнүчеләр кулга алынмаган.
Полициягә Иске Үзи авылы кешесеннән гариза керә. Аның ишегалдында торган тракторыннан аккумуляторын салдырып алганнар. Иң гаҗәбе шунда - кибеткә яңа аккумулятор алырга баргач, ул очраклы гына иске аккумуляторлар кабул итү пунктында үзенекен танып ала. Полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү язмасын караганда аны тапшыручы яшь кешене - трактор хуҗасының авылдашын танып ала. Тикшерү барышында шул ук авылдан элегрәк югалган тагын бер аккумулятор табыла.
Умарта тотучы кешеләр күптән инде балның файдасы күп икәнен аңлап алдылар. Ни әйтсәң дә, сәламәтлеккә дә файда китерә, акча янчыгы да буш түгел. Еш кына алар умарта ояларын экологик яктан чиста урыннарга, күп очракта урманга куялар. Әйтергә кирәк, монда бернинди сак хезмәте турында сүз дә юк. Күптән түгел полициягә Васильевка авылы кешесе мөрәҗәгать итте. Аның урманда торган умарта ояларының икесен урлаганнар.
Вакыйгалар хроникасында гаилә низаглары да еш күренә. - Кайбер ир-атларның холыксызлыгы «02» гә шалтырату белән тәмамлана. Полициягә мөрәҗәгать итүче район кешесе иренең үзен ун көн эчендә ике тапкыр кыйнавы турында гариза яза. Ә полициягә мөрәҗәгать итмәвенә аның яхшыга өметләнүе сәбәпче булгандыр, мөгаен. Әмма түзүнең дә бер чиге була. Тагын бер ханым бергә яшәүче ирдән зыян күрә. Ир хатынын гына түгел, аның кызын да дөмбәсләп ташлый. Әлеге сугыш чукмарына җинаять эше ачылган.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнеп яткан җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле булса, бу турыда 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә чылтыратуыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев