Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ветеранга фатирны кайтардылар

Аксубай район Прокуратурасы Бөек Ватан сугышы ветераны Минап Гиляҗевның торак хокукын яклады. Карасу авылында яшәүче Минап Гилаҗ улы Гиляҗев 2010 елның маенда торак белән тәэмин итүгә һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларны торак белән тәэмин итү буенча Федераль программаны гамәлгә ашыру барышында Нурлат шәһәреннән фатир сатып...

Аксубай район Прокуратурасы Бөек Ватан сугышы ветераны Минап Гиляҗевның торак хокукын яклады.


Карасу авылында яшәүче Минап Гилаҗ улы Гиляҗев 2010 елның маенда торак белән тәэмин итүгә һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларны торак белән тәэмин итү буенча Федераль программаны гамәлгә ашыру барышында Нурлат шәһәреннән фатир сатып ала. Әмма фатир алу шатлыгы озакка бармый, үзенең олы яшьтә һәм юридик яктан белеме булмау сәбәпле фатирны килененә бүләк итү хокукын үз эченә алган документларга кул куя һәм аздан гына фатирыннан колак какмый кала.
Район прокуратурасы әлеге факт буенча торак законы үтәлешен тикшерә һәм 2010 елда М.Г. Гиляҗевның Шәрифуллин Радик Рәшит улы (Гилаҗева Ч.К. ның беренче никахтан туган улы) исеменә ышанычнамә бирүе ачыклана, шуңа нигезләнеп, соңгысына Нурлат шәһәрендәге фатирны Гилаҗева Чәчәк Каюм кызына бүләк итү ышандырыла. Ә бит милекченең хокукы булган милек, РФ Гражданнар кодексының 218 маддәсенә нигезләнеп, башка зат тарафыннан әлеге милекне тартып алу турындагы сату-алу, алмаштыру, бүләк итү яки башка килешү нигезендә генә башка зат тарафыннан алынырга мөмкин. Әлеге ышанычнамә нигезендә Р. Шәрифуллин һәм Ч.К. Гилаҗева арасында ветеран фатирын бүләк итү килешүе төзелгән була, үз чиратында ул милеккә хокукны теркәүгә нигез булып тора.
Ч.К. Гилаҗева үзен тулы хокуклы хуҗабикә булып саный, әмма фатирны бүләк итү килешүе төзегәндә М.Г. Гиляҗев ялгыш фикердә була һәм бу аның хокукларын бозуга китерә. М.Г. Гиляҗев белән Ч.К. Гилаҗевадан аңлатма алудан кү-ренгәнчә, килешү тө-зегәндә ветеран Нурлат шәһәрендәге фатирын килененә үзен һәм хатынын гомерләренең соңгы көненә кадәр тәрбия кылу шарты белән бирүе турында телдән аңлатма булырга тиешлеге ачыкланды. РФ ГКның 178 маддәсенә нигезләнеп, ялгыш фикер йөртү басымы астында төзелгән килешү суд тарафыннан яраксыз дип табылырга мөмкин. Әлеге очракта РФ ГКның 167 маддәсе 2 өлешендә каралган кагыйдәләр кулланыла, икенче төрле әйткәндә, яраксыз дип табылганда ике як та бер-берсен килешү белән алынганның барысын да кире кайтарып бирергә тиеш була. Шул рәвешле ике як тарафыннан төзелгән килешү закон буенча бүләк итү-не түгел, ә тәрбиягә алу характерына ия була, чөнки РФ Гражданнар кодексының 572 маддәсенә нигезләнеп, бүләк итү килешүе буенча бер як (бүләк итүче) әйберне икенче якка (бүләк алучыга) шәхси милеккә түләүсез тапшыра. Кара-каршы бурычлар булганда килешү бүләк итү дип кабул ителми. РФ Гражданнар процессуаль кодексының 30 маддәсенә нигезләнеп торакка һәм җир белән ныклы бәйләнгән торак булмаган биналарга хокук турындагы дәгъвалар әлеге объектлар урнашкан урын буенча судка тапшырыла. Район прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча Бөек Ватан сугышы ветераны Минап Гиляҗ улы Гиляҗевның мәнфәгатьләрен яклап бүләк итү килешүен яраксыз дип табу турындагы дәгьва гаризасын ТР Нурлат район судына җибәрде. Нурлат район суды тарафыннан дәгъва гаризасы тулысынча канәгатьләндерелгән, фатир ветеранга кире кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев