Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Уйлап чыгарган хәсрәт өчен–ун мең сум

Аксубай районында узган ике көндә социаль алдауның өч очрагы теркәлгән. 24 октябрьдә Аксубайда яшәүче бер ханымның эш телефонына билгесез зат полиция тикшерүчесе булып шалтыратып, улыгыз бәлага тарыган дип, җинаять эше кузгатмас өчен ун мең сум акча сораган. Моның шикле эш булуын аңлаган ханым югалып калмаган, шунда ук полициягә хәбәр иткән....

Аксубай районында узган ике көндә социаль алдауның өч очрагы теркәлгән.


24 октябрьдә Аксубайда яшәүче бер ханымның эш телефонына билгесез зат полиция тикшерүчесе булып шалтыратып, улыгыз бәлага тарыган дип, җинаять эше кузгатмас өчен ун мең сум акча сораган. Моның шикле эш булуын аңлаган ханым югалып калмаган, шунда ук полициягә хәбәр иткән.
Ә менә Аксубайда яшәүче 82 яшьлек әби алдакчыларга ышанган. "Тикшерүче" аның өй телефонына шалтыратып, җинаять эше кузгатмас өчен ун мең сум акча кирәк булуын белдергән. Коты очкан әби кирәкле сумманы әзерли һәм өенә килгән таныш булмаган ир-атка акчаны биреп тә җибәрә. Өченче шалтырату да Аксубайда яшәүче ханымга туры килә-шалтыратучы, аның улы, янәсе, үзара сугышканда берәүгә каты тән җәрәхәтләре ясаган һәм улының "азатлыгы" өчен җитмеш мең сум акча сорый.
-Әлеге өч факт буенча да тикшерү эшләре алып барыла,-дип әйтте полиция начальнигы урынбасары Владимир Семенов. -Якыннары бәлага тару турындагы хәбәрне алгач һәркем алдакчылар "кармагына" эләгә ала. Шуңа күрә, тагын бер кат район халкына мөрәҗәгать итәбез: шундый шалтырату була калса, беренче булып, якыннарыгызга шалтыратып сорагыз. Бу хакта полициягә хәбәр итегез. Шалтыратучы кешеләр-яхшы психологлар, алар сезне ышандырырлык итеп, профессиональ сүзләр кулланып сөйлиләр һәм үзләрен тикшерүче, полиция хезмәткәре итеп таныштырачаклар. Үзен хөрмәт иткән полиция хезмәткәре беркайчан да мундирына тап төшерми, чөнки ришвәт алган өчен ул җинаять җаваплылыгына тартылачак. Ришвәт бирүчене дә шундый ук җәза көтә. Шуңа күрә дә, телефоннан шалтыраткан алдакчыларга карата җинаять эше кузгатудан тыш, полиция хезмәткәрләре ялган хәбәр җиткереп шалтыратучы "тикшерүченең" эзенә төшүне үзләренең бурычлары итеп саныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев