Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Урлыйлар да, алдыйлар да

Өч атнада Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегендә җинаятьләр һәм вакыйгалар турында 209 белдерү һәм гариза теркәлгән. Шуларның 11е-җинаять маддәсенә туры килә, шул исәптән дүртесе-урлау, икесе-талау, икесе алдашу очрагы. Электр җиһазлары үз куллары белән нәрсәдер ясарга омтылучылар гына түгел, ә инде чит кеше аркасында баерга теләүчеләр өчен дә зур сорау...

Өч атнада Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегендә җинаятьләр һәм вакыйгалар турында 209 белдерү һәм гариза теркәлгән.

Шуларның 11е-җинаять маддәсенә туры килә, шул исәптән дүртесе-урлау, икесе-талау, икесе алдашу очрагы.
Электр җиһазлары үз куллары белән нәрсәдер ясарга омтылучылар гына түгел, ә инде чит кеше аркасында баерга теләүчеләр өчен дә зур сорау белән кулланыла. Аксубайда яшәүче берәүнең өеннән билгесез затлар төнлә белән, йозакны ватып кереп, болгарка һәм электр дрелен урлап чыгалар. Район үзәгендә яшәүче шәхси эшмәкәрнең җитештерү цехыннан ике ай дәвамында электр җиһазлары югала. Хуҗаларга 13,5 мең сумлык зыян килгән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эше алып барыла.

Районда законны бозып кредит алу фактлары теркәлгән.
Аксубайда яшәүче берәү, гражданин К.ның аның ризалыгыннан башка кредит алуы турында хәбәр итә. Кредит алу турындагы гариза полициягә районда яшәүче 80 яшьлек әбидән керде. 2013 елның июль аенда Аксубайда яшәүче бер ханым аның исеменә кредит алган. Зыян күрүчеләр, банк вәкилләре бурычны түләргә кирәк, дип мөрәҗәгать иткәч кенә бу турыда беләләр. Полиция әлеге эшнең нечкәлекләрен тикшерә. Мондый бәлага тармас өчен, район халкы уяу булсыннар, документларын, аларның күчермәләрен теләсә кемгә ышандырмасыннар иде.
Аксубайда яшәүче ханым һәм аның белән яшәүче ир-аттан март аенда туганнан туганының улына карата өч гариза керде: икесе-талау, берсе-урлау турында. Беренче тапкыр ул тутасын кыйнаган һәм 4,5 мең сум акчасын алып киткән, икенче тапкыр-аның алкаларын салдырып алган һәм шулай ук 3,5 мең сум акчасын да үзләштергән, ә аның белән яшәүче ир-атның кәрәзле телефонын тартып алган. Закон бозучыга карата җинаять эше кузгатылган.

Районда тимер чыбык урлаганда кеше үлгән очраклар һаман хәтердә булса да, кабель урлау фактлары әле дә теркәлә. Кагыйдә буларак, кабельне яндырып, тимер чыбыгын сату максатларында салдырып алалар. Март башында район үзәгендәге Полевая һәм Войков урамнарында телефон кабелен салдырып киткәннәр шул рәвешле район элемтә челтәренә якынча ике мең сумлык зыян салынган.

4 мартта билгесез затлар "Бөркет" ау хуҗалыгына караган Ибрай урманчылыгының 64, 58 һәм 59 нчы кварталларында рөхсәтсез аучылык иткәннәр. Бу хакта полициягә хайваннар дөньясын саклау һәм объектлардан файдалану идарәсенең МРО җитәкчесе мөрәҗәгать итте. Браконьерлар кабан дуңгызларын атканнар.
Әгәр дә ки сезгә атап үткән яки әзерләнә торган җинаятьләр хакында берәр нәрсә мәгълүм булса, Аксубай эшчеләр бүлегенә телефоннар аша шалтыратып хәбәр итүегез сорала: 02; 2-72-06; 2-79-74.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев