Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Теракт куркынычы юк

Социаль челтәрләрне Татарстанда әзерләнгән терактлар турындагы хәбәрләр камап алды. "Хөрмәтле ата-аналар, зинһар өчен шуны игътибарга алыгыз. МВД мәгълүматлары буенча ТРга үз-үзләрен шартлатучы 18 террорчы җибәрелгән, алдагы ял көннәрендә эре сәүдә нокталарында теракт булырга мөмкин. Якыннарыгыз һәм таныш-белешләрегезне кисәтегез", диелде смс-хәбәрдә. Без телефон аша Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең полиция...

Социаль челтәрләрне Татарстанда әзерләнгән терактлар турындагы хәбәрләр камап алды.


"Хөрмәтле ата-аналар, зинһар өчен шуны игътибарга алыгыз. МВД мәгълүматлары буенча ТРга үз-үзләрен шартлатучы 18 террорчы җибәрелгән, алдагы ял көннәрендә эре сәүдә нокталарында теракт булырга мөмкин. Якыннарыгыз һәм таныш-белешләрегезне кисәтегез", диелде смс-хәбәрдә.

Без телефон аша Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең полиция җитәкчесе Илгиз Алмакаев белән элемтәгә кердек. Эш көне азагына безгә РФ МВД ТР буенча: "Төрле социаль челтәрләрдә имеш Татарстанда корткычлык һәм терактлар әзерләнүе турындагы хәбәрләр санының артуына бәйле, Татарстан Республикасы буенча МВД рәсми рәвештә әлеге мәгълүматның чынбарлыкка туры килмәвен белдерә. Республикада оператив хәл күзәтү астына алынган, эчке эшләр органнары бүлекчәләре үз эшләрен штат режимында алып баралар", -дигән мәгълүмат таратты дип хәбәр иттеләр.

Фото http:// http://cs628419.vk.me/v628419797/2f2c/5KwURZRbOXE.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев