Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Табигый байлыкны саклагыз

Кайбер хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре туфрак уңдырышының параметрлары, стандартлары һәм күрсәткечләре турында хәбәрдар түгелләр. Шуңа күрә дә туфракка ашламалар авыл хуҗалыгы культураларының туклыклык элементларга булган ихтыяжларын белмичә кертелә. Мул уңыш алырга теләп, хуҗалыклар ашламаларны уйламыйча, туфракка табигать объекты буларак, зыян китерәләр. Җирдән файдаланучылар үз биләмәләрендәге җирләрнең агрохимик күрсәткечләрен белергә, аларны...

Кайбер хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре туфрак уңдырышының параметрлары, стандартлары һәм күрсәткечләре турында хәбәрдар түгелләр.

Шуңа күрә дә туфракка ашламалар авыл хуҗалыгы культураларының туклыклык элементларга булган ихтыяжларын белмичә кертелә. Мул уңыш алырга теләп, хуҗалыклар ашламаларны уйламыйча, туфракка табигать объекты буларак, зыян китерәләр. Җирдән файдаланучылар үз биләмәләрендәге җирләрнең агрохимик күрсәткечләрен белергә, аларны белеп кулланырга, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышын тәэмин итүче чаралар комплексын үтәргә тиешләр.

Моның өчен биш елга бер тапкыр, туфракның үзгәрешен, авыр металлар белән зарарлану дәрәҗәсен ачыклау өчен, махсус агрохимик чаралар үткәрергә кирәк. Туфракның пычрануы, аның уңдырышы кимүе ачыкланса, җирдән файдаланучы туфракның уңдырышын арттыруга һәм туфракны пычратучы матдәләрне киметүгә юнәлдерелгән агрохимик чаралар үткәрергә тиеш. Атап үткән чараларны үтәмәгәндә һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә туфракка агрохимик тикшерү үткәрелмәгәндә, административ җаваплылык каралган. Туфрак-ул кешене ашамлык продукциясе, терлекләрне-азык, сәнәгатьне чимал белән тәэмин итүче табигать байлыгы. Ул гасырлар буена кешегә хезмәт иткән. Шуңа күрә дә, туфракны саклау муниципаль һәм дәүләт органнарының беренче чираттагы бурычы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев