Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Суррогат өчен – хөкем карары

Кулланучылар гомере һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирмәгән составында спирт булган сыекчаны сату максатыннан саклаган һәм саткан өчен район кешесе сигез айга ирегеннән мәхрүм ителде. Әлеге гамәл авыр җинаятьләр категориясенә кермәсә дә, җәмгыять өчен зур куркыныч тудыра. Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, 2015 елның сигез аенда Татарстанда алкоголь һәм составында спирт...

Кулланучылар гомере һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирмәгән составында спирт булган сыекчаны сату максатыннан саклаган һәм саткан өчен район кешесе сигез айга ирегеннән мәхрүм ителде.


Әлеге гамәл авыр җинаятьләр категориясенә кермәсә дә, җәмгыять өчен зур куркыныч тудыра. Статистика мәгълүматларыннан билгеле булганча, 2015 елның сигез аенда Татарстанда алкоголь һәм составында спирт булган сыеклык эчеп, 217 кеше агуланып үлгән. Районда ел башыннан 12 агулану очрагы теркәлгән, шуларның бишесе үлем белән тәмамланган.

Суд тарафыннан, Карасу авылы кешесе Р.Мифтәховның 2015 елның февралендә аңлы рәвештә саклау һәм алга таба гражданнарга сату максатын күздә тотып, билгесез заттан составында спирт булган, 0,5 литрлы сыешлыкларның һәркайсында "Байкальская проба" этикеткасы булган 20 шешә сыеклык сатып алуы ачыкланган. Табыш алу максаты белән һәм әлеге гамәлнең җәмгыятькә куркыныч тудыруын аңлап, ул, экспертлар ачыклаганча, су һәм ялган спирттан гына торган әлеге сыеклыкны саткан. Сатыла торган продукциянең сыйфатын һәм сертификатын раслаган тиешле документлары булмаган килеш ул авылдашына составында спирт булган биш шешә сыеклык саткан.

Р.Мифтәхов элек тә моңа охшаш җинаять өчен хөкем ителгән булган, әмма хак юлга басмаган, әлеге гамәленнән үзенә нәтиҗә чыгармаган. Суд Мифтәховны, җәза срогын поселение колониясендә үтәү белән, сигез айга ирегеннән мәхрүм итте.

Аксубай район суды чыгарган карар белән риза булмыйча, Мифтәхов аппелляция тәртибендә ТР Югары судына шикаять бирде - әмма, Татарстан Югары суды хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев