Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Сәламәт яшәү – модада!

Аксубайда "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы старт алды. Аның кысаларында прокуратура, МВД, КДН, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре Аксубай лицееның өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. Прокурор урынбасары Лариса Горожанкина укучыларга районыбызда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы законнар үтәлеше турында сөйләде. - 2014 елның тугыз ае эчендә эчке эшләр бүлегендә наркотикларның законсыз әйләнеше...

Аксубайда "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы старт алды.


Аның кысаларында прокуратура, МВД, КДН, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре Аксубай лицееның өлкән сыйныф укучылары белән очрашты.

Прокурор урынбасары Лариса Горожанкина укучыларга районыбызда наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы законнар үтәлеше турында сөйләде. - 2014 елның тугыз ае эчендә эчке эшләр бүлегендә наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 10 хәбәр теркәлгән, дүрт җинаять эше кузгатылган, биш административ хокук бозу очрагы ачыкланган, - диде Лариса Горожанкина.- Прокуратура җирле үзидарәләрдә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы кануннар үтәлешен тикшерә. Кайбер җирлекләрдә профилактика эше тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган. Лариса Горожанкина учетта торучы наркоманнар турында да сөйләде. Наркотик матдәләр куллану сәбәпле, Аксубай хастаханәсендә - дүрт, ә диспансерда - бер кеше учетта тора.

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Ленар Яфизов «спайс» лар, яисә төрле кушылмалар тарту турында сөйләде.
- Тарта торган төрле кушылмаларны шәһәр һәм районнардагы киоск һәм ларекларда хуш исле үләннәр буларак сатыла, алар шулай ук Интернет, уен һәм кальян салоннары аша да таратыла,- дип кисәтте Ленар Яфизов.
- Республикада андый кушылмаларны тартып агуланучылар булды инде. Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәрендә 15 һәм 22 яшьлек яшүсмерләрнең кушылмалар тартып агулану очрагы теркәлгән. Невроз һәм депрессияләр булганда «спайс» ларны куллану аеруча куркыныч, кеше хәтта үз-үзенә кул салуга ук барып җитәргә мөмкин.

Синтетик наркотиклар куллану проблемасы республиканың наркотикларга каршы комиссия утырышларында күп тапкырлар күтәрелде. 2012 елда ук инде әйләнә-тирәдә наркотикларның яңа төрләрен кулланучылар булу-булмавын билгели торган заманча җиһаз сатып алырга кирәклеге турында сүз булган иде. Татарстан президенты ярдәме белән наркология диспансеры өчен республика бюджеты хисабына 7,5 мең төрле яңа психоактив матдәләрне ачыклый ала торган заманча җиһаз сатып алынды.
Яңа аппаратура ярдәмендә Татарстан тәртип саклау органнары агымдагы елда "спайс"лар кулланучы 1,5 мең кешене ачыклап, наркодиспансерга учетка куйганнар, бу узган ел белән чагыштырганда 3 тапкыр артык дип хәбәр итә Россиянең Татарстан буенча УФСКН матбугат хезмәте.

Соңгы өч елда гына да чит илдән һәм башка төбәкләрдән республиканың төрле шәһәрләренә синтетик наркотиклар озатучы 47 канал ябылган. Татарстанны синтетик наркотиклар белән тәэмин итүче 6 наркооешма юк ителгән.
Наркоконтроль идарәсенең ышаныч телефоны - 273-43-45, МВД - 052.

Наркоконтроль идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев иминлек саклау хезмәткәрләренә наркоген үзлеккә ия булырга мөмкин булган теләсә кайсы матдәләр белән сату итүне оператив рәвештә туктату хокукы бирү мәсьәләсен тиз арада хәл итәргә кирәклеген әйтте. Россиянең наркоконтроль федераль хезмәте тарафыннан шундый закон проекты эшләнгән инде. Күп кенә илләр шул рәвешле саклык чараларын арттырдылар, ә чит илләрнең наркотик белән сәүдә итүчеләре Россиягә юнәлде. Татарстанда да наркотикларның таралуына каршы, аларны кулланмау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча өстәмә чаралар күрү кирәк.

Шул уңайдан республика җитәкчелеге "Наркотикларсыз тормыш" акциясе оештырырга уйлаган. Ул иминлек хезмәткәрләрен, хакимият органнары һәм гражданнар җәмгыяте тырышлыгын бергә тупларга ярдәм итә. Яшьләр сәясәте, аларны иҗтимагый эшчәнлеккә тарту һәм яшь буынның спорттагы уңышлары турында район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев сөйләде. Ул наркотиклар куллану хәзер инде текә булуны күрсәтми, диде, модада - сәламәт яшәү рәвеше булуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев