Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Полициядә студентлар десанты

Аксубай полициясенә Аксубай универсаль технологияләр техникумында белем алучы студентлар десанты төште. Штаб башлыгы Сергей Черников укучыларга, хокук бозуларны профилактикалау һәм җәмгыять иминлеген саклауда гражданлык бурычының һәм гражданлык позициясенең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде. Укучылар белән районның халык дружинасы җитәкчесе, милиция ветераны Шамил Сәхабетдинов та аралашты. -Бүгенге көндә ирекле дружиначылар...

Аксубай полициясенә Аксубай универсаль технологияләр техникумында белем алучы студентлар десанты төште.

Штаб башлыгы Сергей Черников укучыларга, хокук бозуларны профилактикалау һәм җәмгыять иминлеген саклауда гражданлык бурычының һәм гражданлык позициясенең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.
Укучылар белән районның халык дружинасы җитәкчесе, милиция ветераны Шамил Сәхабетдинов та аралашты.
-Бүгенге көндә ирекле дружиначылар сафына 25 оешма керә, алар арасында эшче яшьләр дә бар, безгә форпост отряды да нык ярдәм итә, алар массакүләм чаралар үткәрелгән көннәрдә безнең белән кизү торырга чыгалар, - дип билгеләп үтте Шамил Сәхабетдинов.
Студентлар десантына җәмәгать тәртибен саклауда, хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалауда, җәмәгать урыннарында хокук белемен һәм үзеңне тоту нормаларын аңлатуда эчке эшләр органнарына булышлык күрсәтү ДНД эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып торуы турында сөйләделәр. Дружиначылар хөкемгә тартылучыларны, җинаять эзәрлекләвенә дучар ителгәннәрне, экстремаль агымга бирелгәннәрне, наркотиклар кулланучы һәм алкоголизмнан интеккән кешеләрне үзләренең сафларына алмауларын да искәрттеләр. Димәк, чын дружиначы әхлакый яктан ныклы Россия гражданины булырга тиеш.
Студентлар десантына дружиначыларның җиңсез өс кимнәрен киеп карарга рөхсәт иттеләр.
Совет чорында ирекле дружиначылар сафында тору абруйлы иде, әмма аннан соң барысын да юкка чыгарган чор килде. Ирекле халык дружиначылары үткәннәрне искә алдылар. Районда алар кабат икемеңенче елларда эшкә керешәләр һәм шуннан башлап район үзәгендәге һәр предприятие һәр оешма хезмәткәрләре, шул исәптән район үзәге мәктәпләрендә эшләүчеләр дә бәйрәм, ял, массакүләм чаралар үткәрелгән көннәрдә кич белән рейдларга чыкканда дружиначы бәйләвечен һәм яктылык кайтаргыч полосалы җиңсез өс киемнәрен кияләр (2013 елда дружиначылар өчен махсус рәвештә биш комплект кием сатып алынган).
Әйтергә кирәк, район газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә, башкалар кебек үк, график буенча рейдларга чыгалар. Яктылык кайтаргыч полосалы җиңсез өс киемнәрен дә беренче булып нәкъ менә безнең хезмәткәрләргә киеп чыгарга туры килде.
Бүгенге көндә полициянең ирекле ярдәмчеләре - халык дружиналарын җәелдерүне республика җитәкчелеге дә хуплый. Президент Рөстәм Миңнеханов моның өчен 8 миллион сум акча бүлеп бирергә боерды, шуның 6,7 миллионы дружиначыларны матди яктан кызыксындыру өчен, калган өлеше дружиначыларга таныклыклар ясау өчен тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев