Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Полиция ветераннары бар яктан яхшылар

Аксубай МВД ветераннары хисап тоту-сайлау җыелышы үткәрделәр. Шамил Сәхабетдинов җитәкләгән һәм Рәмзия Бакирова, Ирек Салахов ярдәм иткән әлеге оешма актив эш алып бара. Сакчылар да, тренерлар да -Бүген ветераннарыбыз җәмәгать эше белән мәшгуль, төрле тармакларда эшлиләр - бу иминлек хезмәте начальниклары, суд приставлары, спорт тренерлары, тәрбиячеләр, юристлар, авыл хуҗалыгы производствосы...

Аксубай МВД ветераннары хисап тоту-сайлау җыелышы үткәрделәр.


Шамил Сәхабетдинов җитәкләгән һәм Рәмзия Бакирова, Ирек Салахов ярдәм иткән әлеге оешма актив эш алып бара.
Сакчылар да, тренерлар да
-Бүген ветераннарыбыз җәмәгать эше белән мәшгуль, төрле тармакларда эшлиләр - бу иминлек хезмәте начальниклары, суд приставлары, спорт тренерлары, тәрбиячеләр, юристлар, авыл хуҗалыгы производствосы җитәкчеләре, ирекле халык дружиналары, -дип әйтте Шамил Сәхабетдинов. Димәк, МВД ветераннары - җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә бүгенге хезмәткәрләрнең беренче ярдәмчеләре.
Шамил Имаметдинович үзе, мәсәлән, Аксубайда хокук тәртибен саклауның җәмәгать пунктын җитәкли. Ирек Әхмәтовичны соңгы елларда районда да, республикада да самбо һәм татар көрәше буенча иң көчле тренерларның берсе буларак беләләр. Полиция бүлегендә һәм республикада олы тәҗрибәле оперативник буларак искә алалар
Шатлыкта да, кайгыда да
Иң мөһиме, ветераннар оешмасы лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне бер төркемгә туплаган: алар бергәләп хезмәттәшләренең тол калган хатыннарының хәлен белешәләр, бәлага тарганнарга матди ярдәм күрсәтәләр, вафат булган иптәшләренең каберләренә баралар. Ерак Көнчыгышта су басудан зыян күрүчеләргә дә алар акча җыеп җибәргәннәр. Бер-берсен туган көннәре белән тәбриклиләр, юбилярларга бүләкләр бирәләр, 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Батырлыкка өйрәтәләр
Үз теләкләре белән ветераннар район мәктәпләрендә ел саен батырлык дәресләре үткәрәләр, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә катнашалар, милиция һөнәре турында сөйләр өчен, аларны мәктәпләргә чакыралар, Моңардан тыш, оешма рәисе сүзләренә караганда, алар яшь хезмәткәрләр белән аңлату эшләре алып баралар, җинаять ачуда ярдәм итәләр, полиция хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль яклау мәсьәләләрен хәл итәләр.
Яңадан ышаныч белдергәннәр
Ветераннар оешмасы ветераннар взносы һәм иганәчеләр ярдәме бәрабәренә яши.
-Бездә кырыс исәпләү бара, исәп-хисап счетлары ясыйбыз, - дип сөйли оешма кассиры Рәмзия Бакирова. - Ул кергән акчаның кайда, нинди максатларга тотылганы турында хисап тотты.
Ирек Салахов та ветераннар оешмасының киләчәккә эшләре турында сөйләде.
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек ветераннары, җитәкчелеге, бүлек каршындагы җәмәгать советы ветераннар советына фидакарь, актив эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерәләр һәм киләсе срокка да шул ук составны сайладылар.
Район ветераннар советы рәисе Евгений Копанев, район МВД ветераннары советы эшен яхшы яктан гына искә алды, МВД ветераны - Аксубай милициясенең элеккеге начальнигы Николай Борисович Гусев хөрмәтенә, Аксубай урамнарының берсен аның исеме белән атарга тәкъдим итте. Бу тәкъдимне ветераннар хупладылар гына.
Җыелышка йомгак ясап, Россия МВДның Аксубай районы бүлеге Сәлихҗан Сафин: - Бүгенгесе көндә профилактик исәптә 17 яшүсмер тора. Сез, тәҗрибәле ветераннар буларак, бу эштә безгә ярдәм итә аласыз, - дип, балигъ булмаган хокук бозучылар белән эшне активлаштырырга тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев