Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Оперативлык һәм профессиональлек өчен

Соңгы вакытта полиция хезмәткәрләре турындагы уңай фикерләр-редакция почтасында сирәк күренеш түгел. Алар турында безгә чылтыраталар, язалар, рәхмәт белдерәләр. Март аенда Аксубай кешесе Александр Стешинның барлык атрибутлары белән ноутбугын урлыйлар. -Җинаять эше кузгату турындагы белдерүне кулыма алгач, аның уңай нәтиҗәгә китерәсенә ышанып та бетмәдем. Әмма полиция хезмәткәрләре оператив эш иттеләр. Ике-өч...

Соңгы вакытта полиция хезмәткәрләре турындагы уңай фикерләр-редакция почтасында сирәк күренеш түгел.


Алар турында безгә чылтыраталар, язалар, рәхмәт белдерәләр. Март аенда Аксубай кешесе Александр Стешинның барлык атрибутлары белән ноутбугын урлыйлар.
-Җинаять эше кузгату турындагы белдерүне кулыма алгач, аның уңай нәтиҗәгә китерәсенә ышанып та бетмәдем. Әмма полиция хезмәткәрләре оператив эш иттеләр. Ике-өч көннән соң миңа ноутбук табылуы турында чылтыратып әйттеләр. Погонлы кешеләргә зур рәхмәт.
Кәрәзле телефон урлауга бәйле ике җинаятьне ачу буенча да рәхмәт белдерелде. Сентябрь аенда Чув.Енорускинодан балигъ булмаган баланың кәрәзле телефоны урлана. Балигъ булмаган Петр М. әтисе белдергәнчә, шул ук көнне улы белем алган уку бинасында шаһитлардан сорау алу үткәрелә. Ай дәвамында полиция хезмәткәрләре криминал вакыйганың очына чыгалар, каракның шәхесе ачыклана, телефон хуҗасына кайтарып бирелә.
-Үземнең кәрәзле телефонымны мин көз көне үк югалткан идем,-дип сөйли Аксубайда яшәүче Исмәгыйль Моратшин.-Кырга бәрәңге алырга барганда, заправкага кердем, телефонымны алыйм дип кесәмә тыгылсам, телефон юк иде инде. Улымның киңәше белән полициягә мөрәҗәгать иттем. Полициядә мине ачык йөз белән каршы алдылар, хәлне тыңлап, мәгълүматларны язып алганнан соң элемтәгә керү өчен телефон номеры калдыруымны үтенделәр. Дөресен генә әйткәндә, ышанып та бетмәдем, шулай да кәрәзле телефон IМЕI ын полициягә хәбәр иттем. Миңа телефонның идентификация номерын Татарстан Республикасында эзләүдә булган кәрәзле телефоннарның мәгълүматлар базасына керттек дип аңлаттылар. Күптән түгел миңа полициядән чылтыратып, телефон табылуы турында хәбәр иткәч, гаҗәпкә калдым. Бу турыда мин оныткан да идем инде, ә полиция тәки очына чыккан. моның өчен ОВДның барлык шәхси составына рәхмәт әйтәсе килә.
-IМЕI мәгълүматлар базасы нинди могҗизага ия соң?
Бу могҗиза түгел-ә безнең көндәлек эшебез,-ди полиция начальнигы урынбасары Владимир Семенов.
Гыйнвар аенда Иске Татар Адәмсуында янгын чыгып, янгында өлкән яшьтәге ханымның һәлак булуын күпләр хәтерлидер. Янгынчыларның якынча версиясе буенча хуҗабикәнең ут белән саксыз эш итүе янгын чыгуга сәбәп була. Әмма авыл халкында шик туа һәм алар полиция хезмәткәрләрен чакырту үтенече белән җирле хакимияткә мөрәҗәгать итәләр.
-Шул ук көнне авылга эчке эшләр хезмәткәрләре килде. Алар вакыйга булган урынны тагын бер кат тикшерделәр, авыл халкыннан сорау алдылар һәм, ниһаять, очына чыктылар,-дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина.- Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, янгын артына авыр җинаять-кеше үтерү яшеренгән булып чыга. Гаепле кеше ачыкланган, кулга алынган, тикшерү алып барыла. Ә авыл халкына һәм полиция хезмәткәрләренә уяу булулары һәм профессиональлек күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев