Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Наркотикларсыз балалар

Район территориясендә балигъ булмаганнар арасында наркоманияне профилактикалауга юнәлтелгән "Россия балалары" ведомствоара оператив-профилактик операция үтте. Акциянең төп бурычлары арасында - наркотикларны медицина юнәлешеннән тыш куллануны кисәтү, яшүсмерләрне наркотик һәм психоактив матдәләр әйләнешенә бәйле канунсыз эшчәнлеккә җәлеп итү фактларын ачыклау. Операция беренче чиратта профилактикалауны үз эченә алды. Мәгариф учреждениеләрендә лекцияләр, уңышсыз гаиләләрдә...

Район территориясендә балигъ булмаганнар арасында наркоманияне профилактикалауга юнәлтелгән "Россия балалары" ведомствоара оператив-профилактик операция үтте.
Акциянең төп бурычлары арасында - наркотикларны медицина юнәлешеннән тыш куллануны кисәтү, яшүсмерләрне наркотик һәм психоактив матдәләр әйләнешенә бәйле канунсыз эшчәнлеккә җәлеп итү фактларын ачыклау. Операция беренче чиратта профилактикалауны үз эченә алды.
Мәгариф учреждениеләрендә лекцияләр, уңышсыз гаиләләрдә әңгәмәләр уздыру, авыр яшүсмерләр яшәгән урыннарда булу планлаштырылган. Яшьләрнең ял итү урыннарына, яшьләр арасында наркотик матдәләрне куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән спорт һәм яктырту чаралары уздыруга да игътибар бирелде. Ата-аналар һәм укытучылар белән кисәтү әңгәмәләре һәм очрашу кысаларында полиция хезмәткәрләре авыр хәлләргә юлыккан яшүсмерләргә аннан чыгу юлын табуда ярдәм күрсәтте. Районның бу афәткә ваемсыз булмаган кешеләренә мөрәҗәгать итеп, яшьләр арасында наркотиклар таратучы затлар турында ашыгыч рәвештә 8 (84344) 2-74-69 яки 2-79-74, 8-9178510202 телефоннары буенча Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә шалтыратуларын үтенәбез. Конфиденциальлек гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев