Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Наркотиклар өчен җәза бирелгән

Наркотик, психотроплы средстволарның яки аларга охшаш матдәләрнең канунсыз әйләнешенә каршы тору милли иминлекнең мөһим проблемасы булып кала бирә. Халык, аеруча яшьләр арасында наркотикларның канунсыз таралу дәрәҗәсе әле дә югары. Канунсыз әйләнештә югары концентратлашкан һәм синтетик наркотик матдәләр өлеше арта бара. Наркотиклар сатуга балигъ булмаган, эшсез гражданнар, хатын-кызлар актив тартыла. Аксубай...

Наркотик, психотроплы средстволарның яки аларга охшаш матдәләрнең канунсыз әйләнешенә каршы тору милли иминлекнең мөһим проблемасы булып кала бирә.

Халык, аеруча яшьләр арасында наркотикларның канунсыз таралу дәрәҗәсе әле дә югары. Канунсыз әйләнештә югары концентратлашкан һәм синтетик наркотик матдәләр өлеше арта бара. Наркотиклар сатуга балигъ булмаган, эшсез гражданнар, хатын-кызлар актив тартыла.
Аксубай районын да әлеге проблема читләтеп үтмәде. 2015 елның бүгенге көненә кадәр наркотик яки психотроплы матдәләр кулланган өчен 22 кеше административ җаваплылыкка тартылды. Шуларның өчесе наркотик матдәләрне канунсыз сатып алган һәм саклаган өчен төрле срокка җәзага тартылды.
Аксубай районы прокуратурасы 23 яшьлек Олег Назаровка карата җинаять эше буенча гаепләүне таныды.
Суд ачыклаганча, 2014 елның ноябрендә Назаров, Васильевка авылы читендә урнашкан зыярәт янындагы чокырдан каннабис (марихуана) үсемлеге җыя, киптергән килеш аның авырлыгы 835,61 грамм тәшкил итә. Аннан соң Назаров, үзен кулга алганчыга кадәр, наркотик матдәне мунчасында саклый.
Кулга алынучы үз гаебен тулысынча таныды. Наркотик матдәне аеруча зур күләмдә тапканы һәм аны сатуны күздә тотмаган килеш саклаган өчен, суд аңа карата 2 елга сынау срогы биреп, 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы чыгарды.
Аксубай районы прокуратурасы 33 яшьлек Григорий Абрамовка карата гаепләүне таныды. Ул зур күләмдә наркотик матдәләр ясап, аларны сатуны күздә тотмыйча, саклаган өчен гаепләнә.
Суд ачыклаганча, 2 августта, 19.00-23.00 сәгать арасында Абрамов, Аксубайда яшәүче танышының өендә мәк саламыннан 55 миллилитр күләмендә наркотик экстракт әзерли. Аннан соң наркотик матдәне Абрамов, үзен кулга алганчыга кадәр, мунчасында саклаган.
Абрамов үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд аңа карата 3 елга сынау срогы биреп, 3 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы чыгард.
Аксубай районы прокуратурасы 44 яшьлек Андрей Чурбановны гаепләүне таныды. Ул сатуны күздә тотмыйча, наркотик матдәләрне канунсыз сатып алуда һәм саклауда гаепләнә.
Суд тарафыннан, 2015 елның 7 августында 10.00 сәгать тирәсендә Чурбановның, Аксубайдагы Сөлчә урамында яшәүче авылдашында булганда, хуҗаның өйдә юклыгыннан файдаланып, бакчадан киптерелгән килеш 51,8 грамм тәшкил иткән мәк җыеп алуы раслана. Соңыннан Чурбанов наркотик матдәне дустының өенә алып керә. Шул вакытта өйгә полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Кулга алудан куркып, ир-ат тәрәзә аша чыгып качарга уйлый, тик хокук саклау органы вәкилләре аны тоткарлыйлар. Чурбанов үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа карата, 1 елга сынау срогы биреп, бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.
Ял көннәрендә Аксубай районында табиб күрсәтмәсеннән тыш наркотик средстволар кулланган тагын өч наркоман кулга алынды. Аларның өчесе дә административ кулга алу сыйфатында административ җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев