Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Лаеклы хезмәт итәләр

Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлекчәсендә династияләр гадәти күренешкә әйләнде. Сәлахов, Билалов, Нуруллин, Альдиванов, Мясников - бу фамилияләр бөтен районга билгеле. Әтиләренә карап эчке эшләр органнарында эшләүне сайлаган егетләр династия эшен лаеклы рәвештә алып баралар. Алар арасында өченче буын вәкиле дә әлеге өлкәдә хезмәт куючы Мясниковлар гаиләсе бар. Өлкән...

Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлекчәсендә династияләр гадәти күренешкә әйләнде. Сәлахов, Билалов, Нуруллин, Альдиванов, Мясников - бу фамилияләр бөтен районга билгеле.


Әтиләренә карап эчке эшләр органнарында эшләүне сайлаган егетләр династия эшен лаеклы рәвештә алып баралар. Алар арасында өченче буын вәкиле дә әлеге өлкәдә хезмәт куючы Мясниковлар гаиләсе бар. Өлкән буын кешеләре кырыс һәм гадел холыклы өлкән лейтенант Иван Митрофан улы Мясниковны яхшы хәтерлиләрдер. Эчке эшләр органнарына ул 1962 елда юл иминлеге инспекторы булып урнаша. Биредә ул 6 ел хезмәт итә, аннан 20 елга якын Янгын сүндерү бүлегендә эшли. Аның энесе - шундый ук таләпчән, үз эшен әйбәт белгән, принципиаль Михаил Митрофан улы милициягә 10 ел хезмәт итә. Абыйлы-энеле Мясниковлар кечкенә Николай да алар эзеннән китәр дип уйлап та карамаганнар.

Николай мәктәптән соң Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, техник-электромеханик белгечлеге ала. Язмыш барысын да үзенчә хәл итә, 1992 елның мартында ул милициягә машина йөртүче булып эшкә урнаша.
Биш елдан соң егетнең тырышлыгын күреп алып, аны участок инспекторы, ә ике елдан лицензия эшләре буенча өлкән инспектор итеп билгелиләр.

-Машина йөртүче булып эшләгәндә үк, ул үзен тырыш, сүз тыңлаучан хезмәткәр буларак күрсәтте, - дип искә ала милиция ветераннары советы рәисе Шамил Сәхәбетдинов. Ә участок милиционеры булып эшли башлагач, безнең күңелдәге икеләнүләр бөтенләй юкка чыкты, участогында һәм коллективта үз кешегә әйләнде.

Николай Мясников эчке эшләр бүлеге бусагасын атлап керүгә үк эшкә бөтен күңеле белән бирелүен яшерми. 2003 елда ул район ЮХИДИ бүлеген җитәкли. Читтән торып Чуаш дәүләт университетының юридик бүлеген тәмамлый.
-Николай әфәнде укуын эш белән бергә алып барды, - дип сөйли полиция штабы башлыгы Любовь Турлукова. Ун ел буе ул районда баш автоинспектор булып хезмәт итте. Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәүне, транспорт чаралары һәм юллар торышын контрольгә алып, юл һәлакәтләре һәм аларда имгәнүчеләр санын киметүгә иреште.

Автоинспекция башлыгын без журналистлар да һәрчак яхшы яктан искә алабыз. Ике Николай - безнең хезмәттәшебез Николай Муравьев һәм Николай Мясников тәкъдиме белән газетабызда "Юл, иминлек, инспектор" рубрикасы чыга башлады. Юл иминлеге кагыйдәләрен пропагандалаган өчен, безнең хезмәттәшләребез күп тапкырлар ЮХИДИ бүлегенең мактау кәгазьләренә лаек булды.

Николай Мясников лаеклы ялга киткәнгә 4 ел узган, үзе яраткан эштә ул ике дистә ел хезмәт куйган. Әмма Мясниковлар династиясе шул урында өзелми, бүгенге көндә полициядә аның улы Иван эшли. Ул мәктәптә үк спорт белән шөгыльләнергә яраткан, физик яктан нык һәм максатчан егет.

Һөнәр сайлаганда икеләнеп тормаган, династияне дәвам итәргә булган. Мәктәптән соң ул Казан юридик институтын тәмамлаган һәм хәзер участок полициясе хезмәтен үти. Үзенең пар канаты - Татьянаны да Иван биредә очраткан, ул штаб контролен анализлау һәм планлаштыру буенча өлкән инспектор булып эшли. Җитәкчеләр фикеренчә, Мясниковлар гаиләсе - династиянең лаеклы дәвамчылары. Иван исә һөнәр сайлаганда улына дөрес юнәлеш бирә алачагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев