Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кәеф-сафа корганнар, акча да югалган

18 октябрьдән алып 15 ноябрьгә чаклы Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай бүлегенә төрле җинаять эшләре һәм вакыйгалар турында 245 гариза һәм хәбәр килгән. Спиртлы эчемлекләр белән үткәрелгән мәҗлесләр икенче көнне баш авыртуына гына китерми. Дөресрәге, баш бүтән сәбәпләр аркасында авыртырга мөмкин. Мондый очраклар соңгы араларда билгеле бер закончалыкка әйләнеп бара....

18 октябрьдән алып 15 ноябрьгә чаклы Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай бүлегенә төрле җинаять эшләре һәм вакыйгалар турында 245 гариза һәм хәбәр килгән.


Спиртлы эчемлекләр белән үткәрелгән мәҗлесләр икенче көнне баш авыртуына гына китерми. Дөресрәге, баш бүтән сәбәпләр аркасында авыртырга мөмкин. Мондый очраклар соңгы араларда билгеле бер закончалыкка әйләнеп бара. Дуслар бергәләп эчәләр һәм шул вакытта бераз айнык булганы иптәшенең кесәләрен тиз генә бушата, айныгач, дусты барысын да аңлап алачагын уйлап та карамый. Гражданин В. белән дә нәкъ шундый хәл килеп чыга, ул авылдашы янына килә, алар очрашу хөрмәтенә һәм башка "әһәмиятле" сәбәпләр белән эчеп алалар, соңрак ул чалбар кесәсеннән 1600 сум акчасы югалганын сизеп ала.
Билгесез зат Ц. ханымга кунакка килгәч, соңгысының 2600 сум акчасы югала. Каза күрүченең сүзләре буенча, акчалар аның акча янчыгында сакланган һәм янчык халат кесәсеннән ялгыш төшеп киткән.

«У тещи» шәхси кибетеннән, тәрәзәне ватып, 5,5 мең сумлык әйбер урлана.
"Сөт иле" агрофирмасының сак астына алынган объектларыннан даими рәвештә маллар югалып тора. Бу юлы "Тимошкино" бүлегендә бер яшьлек дүрт бозау юкка чыга. Гаризада күрсәтелгән мәгълүматлар буенча, билгесез затлар аларны товарлыклы-сөтчелек фермасы кардасыннан 8 нән 16 октябрьгә чаклы аралыкта урлап чыкканнар.
"Аксубай урман хуҗалыгы" ГБУ цехыннан көпә-көндез эретеп ябыштыру җайланмасы югала.
Ә Яңа Ибрай авылы янындагы нефть пункты яныннан билгесез затлар төнлә белән өч ППТ торбасын урлап китәләр.
Икесеннән 3 ноябрьгә каршы төндә билгесез затлар шәхси йортта яшәүче берәүнең сараеннан койма тоту өчен алынган тимер сетканы алып чыгалар.

Аксубайда яшәүче пенсионер ханымның сараеннан исә төнлә белән кәстрүл, алюмин фляга, кер машинасы сыешлыгын урлыйлар. Бу очракта төсле металл җыючыларның арзан бәягә генә теләсә нәрсәне җыюлары һәм әлеге металларның кайдан алынуы белән бөтенләй дә кызыксынмаулары турында яңадан искә төшерми мөмкин түгел. Өстәвенә, полиция хезмәткәрләре мондый пунктларда урланган әйберләрне тапкаладылар инде.
Полициягә гражданин К. мөрәҗәгатъ итә. 1 ноябрьдә элеккеге фонтан территориясендә 4 сәгать 30 минутлар тирәсендә билгесез затлар аны кыйнап китәләр, өстәвенә аның "Леновр" дигән телефоны да югала.

Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган һәм тикшерү эшләре алып барыла.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнүче җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча шалтыратып Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев