Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кайнар эздән тотканнар

Март аеның соңгы һәм апрельнең ике атнасында Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә җинаятьләр һәм вакыйгалар турындагы 186 белдерү һәм гариза кергән. Аларның алтысы гына җинаять кылу маддәсенә туры килә, шул исәптән урлаулар, законга каршы килеп корал саклау, алдашу, кыйнау. Саннардагы әнә шундый зур аерма безнең газета битләрендә басылган вакыйгалар...

Март аеның соңгы һәм апрельнең ике атнасында Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә җинаятьләр һәм вакыйгалар турындагы 186 белдерү һәм гариза кергән. Аларның алтысы гына җинаять кылу маддәсенә туры килә, шул исәптән урлаулар, законга каршы килеп корал саклау, алдашу, кыйнау.


Саннардагы әнә шундый зур аерма безнең газета битләрендә басылган вакыйгалар хроникасы турындагы һәр мәкаләдә күзәтелә. Кизү тору часте хезмәткәрләре һәр хәбәрне туплап баралар һәм аларны полиция бүлегенә тапшыралар. Шалтыратуларның сәбәбен ачыклау өчен оператив төркем урынга чыга һәм анда ачыкланганча...

Күптән түгел кизү тору бүлегенә исерек хатын-кыз төне буена шалтыратып, ишеген ачып бирүне таләп итә. Полиция хезмәткәрләре чакыру урынына килгәндә, аның ачкычны фатирында онытып калдырган булуы ачыклана. Тагын бер ханым, шалтыратып иреннән зарлана, янәсе ул аны кыйный. Ә инде полиция хезмәткәрләре килгәч, рәхәтләнеп йоклап ятучы аек өй хуҗасын һәм исерек ханымны күрәләр. Әлеге ханым белән сөйләшүче кеше булмаган, күрәмсең. Шулай да фактларга әйләнеп кайтыйк әле...

Пионер поселогында яшәүче берәүнең кибет янында калдырган "Ода" машинасыннан автомагнитола урлап киткәннәр. Рус Кармәтендә яшәүче ир-ат та "җиделе" машинасын авыл уртасында калдырган булган. Әлеге автомобильдән магнитола һәм флеш-карта урлана. Такталы кешесенең КамАЗ автомашинасыннан билгесез кешеләр ике аккумулятор урлап китәләр (машина авылга керә торган юлда калдырылган була). Әгәр дә беренче очракта гаепле кешеләр табылып урланган әйберләр кире кайтарылган булса, ике очрак әле дә булса ачыкланмаган килеш кала, тикшерү эшләре алып барыла.

Җинаять урынында тоткарланган бер аксубайлыга җинаять эше кузгатылган. Аксубай һәм Рус Кармәте авылы арасында аны "УАЗ" машинасы әрҗәсенә силос төялгән килеш тоткарлыйлар. Тик машина йөртүченең үзе белән бер генә документы да булмый. Ни өчен силос базына теләсә кем төшеп менә ала? дигән сорауга тикшерүчеләр алдында ул үзе дә, хуҗалык вәкилләре дә җавап бирергә тиешләр.

Аксубайда берәү шәхси йортка үтеп кереп, аннан аш пешерү өчен ике кап ит урлап чыккан. Карак кайнар эздән тотыла. Ул караклык өчен берничә тапкыр хөкем ителгән район кешесе булып чыга. Вак хулиганлык өчен ул административ җаваплылыкка тартылган.
Әгәр сезгә атап үтелгән яки әзерләнә торган җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле булса, бу турыда Аксубай эчке эшләр бүлегенә шалтыратып хәбәр итүегез сорала. Телефоннар: 02; 2-72-06; 2-79-74.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев