Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Караклар бернәрсәдән чирканмый

Ай башыннан Аксубай эчке эшләр бүлегенең җинаятьләр турындагы мәгълүматында 236 белдерү һәм гариза теркәлгән. Шуларның 18 е җинаять кодексы маддәсенә туры килә. Урлауның 12 очрагы, наркотикларның законсыз әйләнеше, караклык, чит территориягә үтеп керү теркәлгән. Сентябрь аенда урланган әйберләр арасында иң күбе - кәрәзле телефоннар. Күпчелек очракта аларны хуҗалары төрле урыннарда...

Ай башыннан Аксубай эчке эшләр бүлегенең җинаятьләр турындагы мәгълүматында 236 белдерү һәм гариза теркәлгән.
Шуларның 18 е җинаять кодексы маддәсенә туры килә. Урлауның 12 очрагы, наркотикларның законсыз әйләнеше, караклык, чит территориягә үтеп керү теркәлгән.
Сентябрь аенда урланган әйберләр арасында иң күбе - кәрәзле телефоннар. Күпчелек очракта аларны хуҗалары төрле урыннарда онытып калдырганнар, ә инде куллары туры булмаган кешеләр алып киткәннәр. Зыян күрүчеләрнең берсе - Казанда яшәүче адәм телефонын күпфатирлы йорт янындагы эскәмиядә онытып калдыра. Югалган телефонны табу мөмкин -кәрәзле телефонның һәркайсында уникаль 8-14 санга IMEI-код бар, ул аккумулятор астында яки гарантия талонында күрсәтелә. Телефон - ул үзенчәлекле маячок, аның сигналын спутник буенча билгеләп була. Аксубай полициясе эшендә телефоннар ел дәвамында табылган очраклар бар. Шуңа күрә, телефон югалса тиз арада гариза язарга кирәк, ә полиция хезмәткәрләре IMEI ны мәгълүматлар базасына кертәләр. Теләсә нинди очракта да, әгәр телефон сигналын спутник аша тотсалар, телефонны хуҗасына кайтарып бирергә туры киләчәк, шулай булгач, битегезгә кызыллык китермәгез, тапкан әйберне полициягә илтеп бирегез.
Васильевкада яшәүче бер ханымның сандыгыннан җитмеш мең сум акча урлап чыкканнар. Иске Үзидә, хуҗалары булмаган чакта, тәрәзәдән кереп 150 сум акча һәм кием-салым чәлдергәннәр. Эзләү нәтиҗә бирә - шикле кешене кайнар эздән тоталар. Аерым йортта яшәүчеләрнең әйберләрен урлау очрагы мәгълүматларда аеруча еш очрый: Васильевкада һәм Беловкада яшәүчеләрнең сараеннан билгесез кешеләр сарык урлап чыкканнар. Район үзәгендәге күфатирлы йортта яшәүче бер ханым көзге пальтосыннан мәхрүм кала. Савгачта яшәүче берәү янына, ишекне ватып, төнге «кунак» керә, аны кайнар эздән кулга алалар. Аксубайда берәүнең фатирына билгесез затлар үтеп керәләр, анда әйбер-җиһазларны ваталар, җимерәләр һәм аш бүлмәсеннән савытларны алып китәләр. Яшь ханымның ике алтын йөзеген урлаучы аксубайлы, гаебен танып, полициягә үзе килә. Бүгенге көндә велосипед зур байлык дип әйтә алмыйсың, тик аны сатып алу өчен акча чыгарып салырга кирәк. Аксубайда яшәүче ике кешенең төрле вакытта велосипедлары югалган. Алар кара зәңгәр төстәге «Стелс» маркалы. Берсе - сатучыныкы, велосипед коридорда торган, икенчесе -сары төстә, техника Мазилин урамындагы 72 нче йорт подъездыннан югала. Кибеттән урланган велосипед табыла. Бу җинаять шунда куелган видеокамерага төшерелгән була. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды, эзләнү чаралары бара.
Безнең районда яшәүче егерме ике яшьлек бер егетне наркотик матдә сатканда тоткарлаганнар. Ул Түбән Кама кешесенә 10 грамм «агуны» 6 мең сумга тәкъдим иткән. Физик-химия тикшерүе күрсәткәнчә, әлеге матдә марихуана булып чыга.
Ике көннән соң ук Трудолюбовада Нурлатта яшәүче ике кешене кыргый мәк җыйганда тотканнар. Административ җаваплылыкка тартканнар. Җыелган мәкнең авырлыгы кипкән килеш 19,1 грамм тәшкил иткән. Җинаять җаваплылыгына тартудан аларны 0,9 грамм аерма саклап кала, чөнки наркотик 20 грамм булганда гына шундый җәза бирелә.
Әгәр сезгә язып үткән яки әзерләнелә торган җинаятьләр турында берәр нәрсә мәгълүм булса, Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Тел.: 02; 2-72-06; 2-79-74.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев