Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Карак тик ятмый

Район үзәгендә «Для тебя» кибете бер ай дәвамында Аксубай эчке эшләр бүлегенең криминаль вакыйгалар «теленнән» төшмәде. Газетада 24 октябрь төнендә билгесез затларның әлеге сәүдә ноктасына үтеп кереп, товар-материаль кыйммәтләр урлап чыгу факты турында язма басылган иде инде. Ә инде 5 ноябрьдә уголовный розыск хезмәткәрләре икенче тапкыр җинаять кылырга теләүчеләрнең эзенә...

Район үзәгендә «Для тебя» кибете бер ай дәвамында Аксубай эчке эшләр бүлегенең криминаль вакыйгалар «теленнән» төшмәде.


Газетада 24 октябрь төнендә билгесез затларның әлеге сәүдә ноктасына үтеп кереп, товар-материаль кыйммәтләр урлап чыгу факты турында язма басылган иде инде. Ә инде 5 ноябрьдә уголовный розыск хезмәткәрләре икенче тапкыр җинаять кылырга теләүчеләрнең эзенә төшәләр, кем әйтмешли, карак кибет биген ватарга маташканда җинаять урынында тотыла. Һәм үткән атнада гына-19 ноябрь көнне ОВД га яңа хәбәр килеп ирешә-билгесез затлар кабат әлеге сәүдә ноктасына кереп алкогольле эчемлекләр, тәмәке урлап чыгалар. Әлеге барлык фактлар буенча да җинаять эшләре кузгатылган, ә караклыкны ПДН да исәптә торган балигъ булмаганнар кылган. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, хуҗалар мөлкәтне саклау турында ничек кенә кайгыртсалар да, угрылар әлеге сәүдә ноктасын кибет ачылганнан алып өч тапкыр гына басмаганнар инде. Әлеге кибетнең ни дәрәҗәдә үзенә җәлеп итеп торуы табышмак булып кала, ассортимент кына түгел, сәүдә ноктасының исеме дә аларны кызыктырадыр, күрәмсең.
Урамда караучысыз калдырылган автомобильләр дә шулай ук җинаятьчеләр өчен элеккечә җиңел табыш предметы булып кала. 3 ноябрьдә ОВД га Аксубай кешесе Шәфигуллин мөрәҗәгать итә- аның төнлә Горький урамында калдырылган автомашинасыннан ачкычлар җыелмасы һәм 2 аккумулятор урлана. Тикшерү чаралары үткәрү барышында угрының шәхесе ачыклана.
Гражданнарның үз мөлкәтләренә битараф караулары дәвам итә. Яңа Ибрайдан Гарифуллина клубка дискотекага килгәч, курткасын салып куя, ә аның кесәсендә «Samsung-ST 2530» кәрәзле телефоны була, кыз бу турыда искә төшергәндә телефоннан җилләр искән була инде. Полиция хезмәткәрләре телефонны эзләү белән мәшгуль.
«Идарә компаниясе» ООО директоры ОВД га алюминнан эшләнгән күчерелмәле баскычның югалуы турындагы гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул Золин урамында урнашкан 102 нче йортта ремонт эшләре вакытында подъездда калдырылган була. Гадәттәгечә, халык өчен тырышуга тиешле бәя бирелми, онытып калдырылган әйбер юкка чыга. ОВД хезмәткәрләре әлеге факт буенча тикшерү чаралары алып баралар. Бистәдә яшәүче Ефимованың йокы бүлмәсеннән биш мең сум акчасы урлана. Тикшерү чаралары вакытында шикле кеше ачыклана, тикшерү дәвам итә.
Район гражданнарына мөрәҗәгать итеп, әгәр Сезгә югарыда телгә алынган һәм әзерләнүче җинаятьләр турында нәрсә дә булса мәгълүм икән, 02, 2-72-06, 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев