Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Карак тик ятмый

Каракның кулын киссәң дә урлаудан туктамас, дигән халык әйтеме бүген дә актуальлеген югалтмый. 4 сентябрьдә 7.30 сәгатьтән 14 сәгатькәчә вакыт эчеендә билгесез кеше ПЛ-88 тулай торагы коридорыннан «Stels-Pilot-810» велосипедын урлый. Велосипед хуҗасына 3500 сум күләмендә зыян килә. Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла. Җәйге күңел ачу чоры...

Каракның кулын киссәң дә урлаудан туктамас, дигән халык әйтеме бүген дә актуальлеген югалтмый.


4 сентябрьдә 7.30 сәгатьтән 14 сәгатькәчә вакыт эчеендә билгесез кеше ПЛ-88 тулай торагы коридорыннан «Stels-Pilot-810» велосипедын урлый. Велосипед хуҗасына 3500 сум күләмендә зыян килә. Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.
Җәйге күңел ачу чоры үтсә дә, алтын көздә типтереп калырга теләүчеләр дә табыла. Беловка авылындагы бер хуҗалыктан 7 сеннән 8 енә каршы төндә - ике сарык, икенчесеннән 27 сентябрь төнендә бер сарык урлана. 10 сентябрь көнне Шәрбәндә гражданин З.ның ирекле утлап йөргән үгезе югала. 17 сеннән 19ына каршы төндә чит кешеләр «Майна» бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасыннан ике бозау урлыйлар. Әлеге очракта кайнар эздән каракларның эзләренә төшәләр, урланган мөлкәт кире кайтарыла. Каракларга карата җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла. Башка урлау фактлары буенча да җинаять эшләре тикшерелә. Җинаять кылучылар закон алдында җавап тотарга тиеш.
МВДның Аксубай районы буенча бүлеге мәгълүматларында торак бинага үтеп керүгә бәйле ике факт теркәлгән. 3 сентябрь көнне 17.30 сәгатьтә Чув.Енорускино авылында гражданин К. тәрәзә рамасын салдырып, гражданин И. өенә керә һәм кул күтәрү белән, аңардан акча таләп итә. Әлеге факт буенча 163 маддәнең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. 24 сентябрь төнендә билгесез кешеләр өлкән яшьтәге Т. өенә керәләр, азык-төлек, үлчәү һәм таба урлап чыгалар (гомуми бәя 1700 сум тәшкил итә). Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.
Бүлекнең оператив кизү бүлеге пультына Аксубайда яшәүче хатын-кыздан хәбәр килеп ирешә. Әтисе янына ике гражданка килеп киткәннән соң аның 14 мең сум акчасы югала. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.
Гражданнарны үз мөлкәтләренә карата кабат уяу булырга чакырабыз. Күзәтүчесез калдырылган мөлкәт туры куллы булмаган кешеләр өчен кулай табыш. Сентябрьнең 19 ыннан 20 сенә каршы төндә билгесез кешеләр шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе урамында калдырылган ВАЗ-2107 автомашинасыннан автомагнитолла, ачкычлар җыелмасын һәм домкрат урлыйлар.
Әгәр Сезгә югарыда телгә алынган һәм хәзерләнгән җинаятьләр турында ни дә булса билгеле икән 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев