Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ирек чикләнә

2011 елның июленнән рецидивист җинаятьләр дәрәҗәсен киметү буенча дәүләт бурычларын үтәүне үз эченә алган "Иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан затларга карата административ күзәтү турында"гы Федераль закон үз көченә керде. Әлеге законның 2 маддәсендә каралганча, Закон текстында санап кителгән затларга шәхси профилактик йогынты ясау юлы белән аларның яңа җинаятьләр һәм хокук...

2011 елның июленнән рецидивист җинаятьләр дәрәҗәсен киметү буенча дәүләт бурычларын үтәүне үз эченә алган "Иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан затларга карата административ күзәтү турында"гы Федераль закон үз көченә керде.


Әлеге законның 2 маддәсендә каралганча, Закон текстында санап кителгән затларга шәхси профилактик йогынты ясау юлы белән аларның яңа җинаятьләр һәм хокук бозуларын кисәтү административ күзәтчелекнең төп бурычы санала.
Административ күзәтү- эчке эшләр органнарының иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан затның үзенә карата билгеләнгән иреген һәм хокукын вакытлыча чикләү һәм шулай ук әлеге затның Закон нигезендә билгеләнгән бурычларны үтәвен күзәтүне үз эченә ала.
Җинаять кылган һәм әлеге гамәл өчен җәза алган затларга шәхси профилактик йогынты ясау әлеге Законның төп моментларыннан берсе.
2011 елда Татарстан Республикасы Аксубай район суды тарафыннан әлеге Закон кысаларында 1 гражданнар эше каралган.
Аксубай районы буенча Россия МВД бүлеге начальнигы судка шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе кешесе гражданин У.га карата административ күзәтү һәм административ чикләү билгеләү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итте. Ул үзенең гаризасын, иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан һәм үтәлеп бетмәгән хөкем карарына ия булган балигъ булган зат, гражданин У.ның ел дәвамында җәмәгать тәртибенә һәм җәмәгать иминлегенә куркыныч тудырган алты административ хокук бозуы белән аңлата.
2011 елның 21 декабреннән Татарстан Республикасы Аксубай район суды карары белән әлеге гражданинга карата бер ел срокка административ күзәтү һәм шулай ук 22.00 сәгатьтән алып 06 сәгатькәчә аның яшәү урыны булган торак бинадан тышка чыгуын; массакүләм чаралар үткәрү урыннарына баруын һәм әлеге чараларда катнашуын тыю; Аксубай районы буенча Россия МВД бүлегенә аена ике тапкыр теркәлү өчен мәҗбүри тәртиптә килүен үз эченә алган административ чикләүләр билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев