Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Җинаятьчеләр кулга алынган

Кадәр Аксубай ОВДсының вакыйгалар сводкасында 278 хәбәр һәм җинаятьләр һәм гадәттән тыш хәлләр турында гариза теркәлгән, аларның 15 ендә җинаять кылу билгеләре күренә. Хан заманыннан калган "Суга - димәк, ярата" дигән мәкаль хәзерге җәмгыятьтә күптән кулланылмый. Тик моңа карап, үзләренең хатыннарын йодрык белән тәрбияләүче ирләр саны кимеми. Аксубайлы үзе белән...

Кадәр Аксубай ОВДсының вакыйгалар сводкасында 278 хәбәр һәм җинаятьләр һәм гадәттән тыш хәлләр турында гариза теркәлгән, аларның 15 ендә җинаять кылу билгеләре күренә.

Хан заманыннан калган "Суга - димәк, ярата" дигән мәкаль хәзерге җәмгыятьтә күптән кулланылмый. Тик моңа карап, үзләренең хатыннарын йодрык белән тәрбияләүче ирләр саны кимеми. Аксубайлы үзе белән яшәүче хатын-кызны кыйнаган, әмма моның белән генә чикләнмәгән. Бер атнадан соң ул уклау белән уги малаен тәрбияли башлаган. Хокук бозучыга карата ике җинаять эше кузгатылган.
Аксубайда күпфатирлы йортларның подъездлары күптән кодлы билгеләр куелган тик сарафан радиосы мондый яшерен саннарны яшен тизлегендә тарата, моннан тыш ул күп йозакларда бертөрле. Шуның өчен подъездка керү бернинди авырлык тудырмый, Аксубайлы шулай эшли дә, юл уңаенда металл ваннаны да эләктерә, тик ерак китә алмый, аның кем икәнен ачыклыйлар. Ерепкинада яшәүче хатын-кызның бикле йортыннан 17 килограмм дуңгыз ите югала. Оперативниклар аның бер өлешен этләр сөйрәп йөргәнен күрәләр. Һичшиксез, дүрт аяклы хайваннар аны кадактан ала алмаганнар, тикшерүчеләргә ике аяклы каракларны табарга кирәк булачак.
Иске Ибрайлы гаиләсе өстеннән суд оештырырга карар итә. Ул үзенең хатынын һәм улын сыекча белән коендырып, өйне яндырам дип яный. Зыян күрүчеләр полициягә шалтыратып өлгергәннәр, оперативниклар вакытында килеп башбаштаклыкны туктата алганнар. Бензин дип саналган сыекчаны экспертизага җибәргәннәр. Гаиләле кешегә карата "Үтерү белән янау" статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Районда терлек урлау очраклары кабатланып тора. Авыл хуҗалыгы формированиеләре полицеяләрнең ышандырылган милекләренең сак торуын игнорирует. Бу очракта "Аксу-Агро" агрофирмасының "Нива" МТФ бүлегеннән Бер баш КРС (бозауламаган тана)ны алып киткәннәр.
Полициягә хәбәр "Смена" бүлеге сакчысыннан килеп иреште - ул Азат янындагы кәрәзле элемтә баганасына таң алдыннан барып җиткән. Тынычсызланган полицияләр яшь кеше бары тик өске өлештә әйләнә-тирәне күзәтеп таң каршыларга уйлаганын гына ачыклаганнар. Урман хуҗалыгы сакчысы Аксубай полициясе кизү частенә караңгы төндә гусеницалы трактларны алып чыгулары турында хәбәр итә. Әлеге затны оператив-эзләү чаралары вакытында билгеләгәннәр. Җинаять кылган ир үз теләге белән гаебен таныган, моннан тыш алданрак шундый ук кылган җинаятьләрен дә әйткән.
Татарстан территориясендә август аеннан алып оештырылган җинаять төркеме зыян китерде, ул кыска гына вакыт эчендә 20 гә якын акча урлау, Чирмешән, Әлмәт, Түбән Кама, Баулы, Лениногорск, Алексей, Аксубай, Тәтеш, Теләче һәм Баулы районнары территорияләрендә урнашкан авфыл җирлеләре административ Совет биналарыннан оргтехника һәм мөһим документлар урлау белән шөгыльләнәләр. безнең районда караклар ике авыл җирлегенә зыян салганнар - Трудолюбово һәм күптән түгел - Иске Үзигә. Төнлә Компьютер һәм хезмәткәрләрне шәхси әйберләрен алып чыкканнар. Күптән түгел җинаять төркеме күрше район территориясендә кулга алынды. Алар Самара өлкәсеннән килгән булганнар, җинаятәләр 22.00 дан алып 5.00 вакыт аралыгында кылынганнар, бина эченә тәрәзә аша яисә ишекне җимереп кергәннәр. Кулга алынучылар тулысынча үз гаепләрен таныганнар, бик теләп тикшерү белән эш алып баралар.
Әгәрдә сезгә югары да телгә алынган җинаять очраклары яисә кылырга ниятләре булган кешеләр турында берәр мәгълүмат бар икән Аксубай эчке эшләр бүлегенә 02, 2-72-06, 2-79-74 телефоннары аша хәбәр итүегез сорала.
Фото http://ko44.ru/media/k2/items/cache/f6734d3b41eb0d3fb0f1e952e057ffea_L.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев