Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Гражданлык бурычы – барыннан да өстен

2009 елның декабрь башында Аксубай районы Яңа Чуаш Адәмсуы авылында урнашкан «Колос» ООО ның товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясеннән дүрт ат урлана. «Колос» ООО директоры Чукин Алексей Николаевич, әлеге җинаять эше турында белеп, үзенең шәхси автомобиле белән җинаятьчеләрнең кар өстендә калган эзләре буенча аларны эзләп китә. Нәтиҗәдә Алексей Николаевич үзенең шәхси автомобилендә,...

2009 елның декабрь башында Аксубай районы Яңа Чуаш Адәмсуы авылында урнашкан «Колос» ООО ның товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясеннән дүрт ат урлана.


«Колос» ООО директоры Чукин Алексей Николаевич, әлеге җинаять эше турында белеп, үзенең шәхси автомобиле белән җинаятьчеләрнең кар өстендә калган эзләре буенча аларны эзләп китә. Нәтиҗәдә Алексей Николаевич үзенең шәхси автомобилендә, шәхси вакыты белән исәпләшмичә, әлеге эшкә алынган милиция хезмәткәрләре белән берлектә ул урланган атларны һәм әлеге гамәлне кылган затларны эзләүне дәвам итә. Эзләү, шул исәптән Алексеевск һәм әлки районнары территориясен дә кертеп, ике көнгә сузыла. Алексей Чукинның актив ярдәм күрсәтүе нәтиҗәсендә, җинаятьчеләр кулга алына, ә урланган мөлкәт табыла һәм законлы хуҗасына кайтарып бирелә.
2012 елның 20 февралендә Россия МВД ның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин җинаятьне ачуда ярдәм күрсәткәне өчен бүлекнең шәхси составы алдында, тантаналы төстә Чукин Алексей Николаевичка Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев