Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Экстремизмга каршы

Экстремизм тулаем халыкара җәмгыятькә һәм шулай ук безнең илгә реаль куркыныч тудыруны дәвам итә. РФ генераль прокуроры Боерыгына нигезләнеп, экстремаль эшчәнлеккә каршы көрәш турындагы закон үтәлешен күзәтү прокуратура органнары эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Шул исәптән анда башкарма властьнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт власте органнары, җирле үзидарә органнары...

Экстремизм тулаем халыкара җәмгыятькә һәм шулай ук безнең илгә реаль куркыныч тудыруны дәвам итә.


РФ генераль прокуроры Боерыгына нигезләнеп, экстремаль эшчәнлеккә каршы көрәш турындагы закон үтәлешен күзәтү прокуратура органнары эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Шул исәптән анда башкарма властьнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт власте органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларның урындагы затлары тарафыннан үз компетенцияләреннән тыш, экстремаль эшчәнлеккә каршы көрәш турындагы закон таләпләренең һәм шул исәптән профилактик чаралар куллану тәртибенең үтәлешен даими тикшерү дә билгеләнгән. Үткәрелгән тикшерүләрдән билгеле булганча, районның җирле үзидарә органнары хокук саклау органнары белән берлектә район территориясендә халыкара конфликтларга юл куймас өчен экстремизмга каршы көрәштә аерым чаралар күрелә.
Әмма шулай ук органнар тарафыннан кабул ителгән профилактик чараларны әлегә җитәрлек һәм нәтиҗәле дип әйтеп булмый, 2011 елда район территориясендә әзерләнеп яткан экстремаль эшчәнлек билгеләренең ачыклануы да шул турыда сөйли.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Аксубай муниципаль районының 7 кешесенә район прокуратурасы тарафыннан экстремаль эшчәнлеккә бәйле кисәтү ясалган, алар кулыннан экстремаль юнәлештәге әдәбият тартып алынган.
Әлеге проблеманың актуальлегенә бәйле район прокуратурасы тарафыннан 2012 елның февралендә район һәм барлык авыл җирлекләре дәрәҗәсендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча максатчан программалар кабул ителгән. Хәзерге вакытта экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау программасы кысаларында халык күп җыелган урыннарда: торак йортларда, массакүләм мәдәни чаралар үткәрү объектларында, район үзәк хастаханәсендә, мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә, автовокзалда гражданнар иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар гамәлгә ашырыла. Экстремаль эшчәнлекне кисәтү һәм аңа юл куймау максатларында әлеге өлкәдә закон таләпләре торышына даими анализ ясап, тиешле ведомстволар белән берлектә тикшерүләр, балигъ булмаганнар арасында хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев