Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Барысына да хәмер гаепле

2015 елның беренче атнасында Аксубай эчке эшләр бүлегенең вакыйгалар сводкасында вакыйгалар һәм җинаятьләр турында 57 хәбәр теркәлгән, шуларның 3 сендә җинаять билгеләре бар. Өстәвенә, озакка сузылган бәйрәмнәргә хас булганча, мөрәҗәгатьләрнең күпчелегендә бераз "төшереп алган" шикле кешеләр һәм зыян күрүчеләр төп урынны алып тора. Иске Ильдерякта яшәүче ханым исерек килеш үзе...

2015 елның беренче атнасында Аксубай эчке эшләр бүлегенең вакыйгалар сводкасында вакыйгалар һәм җинаятьләр турында 57 хәбәр теркәлгән, шуларның 3 сендә җинаять билгеләре бар.


Өстәвенә, озакка сузылган бәйрәмнәргә хас булганча, мөрәҗәгатьләрнең күпчелегендә бераз "төшереп алган" шикле кешеләр һәм зыян күрүчеләр төп урынны алып тора.

Иске Ильдерякта яшәүче ханым исерек килеш үзе белән бергә яшәүче ир-атның аркасына пычак белән кадый. Зыян күрүче хастаханәгә китерелә, әлеге факт буенча тикшерү алып барыла.

Яңа Чуаш Адәмсуы авылында Яңа елның беренче көнендә авылдашлар мөнәсәбәтләрен урамда тукмаклашып ачыкларга булалар. Ә Аксубайда яшәүче берәү яңа елда үз-үзенә кул салырга ниятли - муенын кисә, әмма ашыгыч ярдәм чакырткан туганнары аны үлем тырнагыннан алып калалар.

Иске Кыязлыда бер табын артында кәеф-сафа корып утырган дуслар бер-берсенең автомобилен куып китәләр. Районда аларны тоткарлау планы игълан ителә - полиция хезмәткәрләре исерек машина куучыны тоткарлыйлар.

Полиция хезмәткәрләре рейд вакытында Яңа Ибрай авылы янында нефть торбалары урларга маташкан район кешеләрен җинаять урынында ук тоткарлыйлар. Һәрберсе 2,5 метр озынлыкта булган 84 торбаны нәрсә һәм нинди максат өчен кискәннәрен аларга тикшерүче алдында аңлатып бирергә туры киләчәк. Әлеге факт буенча тикшерү алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев