Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Авыр яшүсмерләргә игътибар

Җәмәгать тәртибен саклау пункты каршындагы җәмәгать Советының чираттагы утырышы шәһәр тибындагы Аксубай ОПОП базасында үтте. Совет эшендә МВДның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, ООП буенча полиция начальнигы урынбасары Анатолий Скворцов катнашты. Утырышта ДНД оештыру, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау, шартлы административ...

Җәмәгать тәртибен саклау пункты каршындагы җәмәгать Советының чираттагы утырышы шәһәр тибындагы Аксубай ОПОП базасында үтте.


Совет эшендә МВДның Аксубай районы буенча бүлек начальнигы Сәлихҗан Сафин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, ООП буенча полиция начальнигы урынбасары Анатолий Скворцов катнашты. Утырышта ДНД оештыру, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау, шартлы административ күзәтү билгеләнгән затларны өйгә барып тикшерү мәсьәләләре каралды.
-Бүгенге көндә районда ДНД эше тиешле дәрәҗәдә куелмаган, - дип билгеләп үтте Сәлихҗан Сафин. - Предприятие, оешмаларның күпчелеге әлеге уртак эшкә битараф карыйлар. Югыйсә ирекле дружинниклар безнең хезмәткәрләр өчен ышанычлы ярдәмчеләр булырлар иде.
Бигрәк тә иртә караңгы төшкән көзге-кышкы чорда. Совет оешма җитәкчеләренә ДНД оештыру турындагы Законны тагын бер кат җиткерү һәм һәр оешмада ДНД Советын оештыру турында карар кабул итте. Дружинниклар белән укулар үткәрергә, аларны яктылык кайтаргыч билгеләр булган җиңсәләр белән тәэмин итәргә һәм ирекле халык дружинниклары таныклыгы бирергә кирәк.
ПДНның өлкән инспекторы Игорь Белов тәкъдим иткән яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелеккә анализ һәм Совет утырышында законга каршы гамәлләр кылган ике яшүсмернең катнашуы авыр яшүсмерләр белән эшләү чаралары турында тагын бер кат уйлану өчен сәбәп булды. Ә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, әлеге балаларга башка - медицина һәм тернәкләндерү (чөнки авыр яшүсмерләрнең күпчелеге уңышсыз гаиләләрдә туган балалар), аларны сәламәтләндерү лагерьларына җибәрү планында да контроль кирәк, дип билгеләп үтте.
УУП бүлеге начальнигы Радик Шәйхисламов административ күзәтү билгеләнгән кешеләргә карата өйгә килеп тикшерү, контрольләү эше белән таныштырды. Барлык мәсьәләләр буенча да карарлар кабул ителде һәм аларны алга таба тормышка ашыру буенча чаралар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев