Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Автомобиль алам дип, акчасыннан колак каккан

Аксубай эчке эшләр бүлегенең вакыйгалар сводкасына 12 гыйнвардан 2 февральгә кадәр җинаять кылу турында 190 гариза һәм мөрәҗәгать теркәлгән. Аларның сигезе-урлау, кыйнау, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, ялган документлар ясау кебек җинаятьләр. Аерым гражданнарның спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң үз гамәлләрен контрольдә тота алмавы өйдәге җәнҗалга гына түгел, ә җинаять эше...

Аксубай эчке эшләр бүлегенең вакыйгалар сводкасына 12 гыйнвардан 2 февральгә кадәр җинаять кылу турында 190 гариза һәм мөрәҗәгать теркәлгән.


Аларның сигезе-урлау, кыйнау, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, ялган документлар ясау кебек җинаятьләр.
Аерым гражданнарның спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң үз гамәлләрен контрольдә тота алмавы өйдәге җәнҗалга гына түгел, ә җинаять эше кузгатуга да сәбәп булып тора.
Полициянең кизү бүлегенә Аксубайда яшәүче бер хатын-кыз исерек әтисенең өйдә тавыш күтәреп, әбисенә янавы турында хәбәр итә. Тагын бер онык (кыз бала) бабасын яклауны сорап мөрәҗәгать иткән. Бабайны үз улы кыйнаган. Сугыш чукмарларының икесенә дә җинаять эше ачылган. Үзе белән бергә яшәүче хатынына әллә үч итәргә теләп, әллә дуслашу нияте белән, бер аксубайлы ачкыч яратып аның вакытлыча яшәп торган фатирына керә. Хәзер аның нинди ният белән йөргәнен тикшерү вәкилләре ачыклый.
Тагын бер исерек җәнҗалчы үз хатынын йодрыклары белән тәрбияләргә керешкән. Дөресрәге, ул аны көз көне үк кыйнаган булган, тик хатын бу турыда гаризаны гыйнвар аенда гына язарга җөрьәт иткән. Хатын, күрәмсең, бер тапкыр кул күтәргән ире акылга килер дип уйлагандыр.
Чистай шәһәре полиция бүлегеннән безнең районнан бер хатын-кыз «сул күз контузиясе» диагнозы белән шәһәр дәваханәсенә эләккән, дигән хәбәр килә. Хатын сүзләренә караганда, аңа ире суккан.
Районда яңа төр мошенниклык теркәлгән. Безнең район кешесе «Avito» сайтында үзенә ошаган машина сатылу турындагы игъланны табып укыган. Бу сайт һәркемгә билгеле, анда арадашчысыз гына үзеңә кирәкле әйберне сатып та, алып та була. Әмма реклама бирүчеләрнең намуслымы-түгелме икәнлеген генә белеп булмый икән. Хәзер моңа әлеге ир-ат үз тәҗрибәсендә инанган. Машина сатучы килешү турында сөйләшергә дип билгеләнгән территориягә килү өчен 5 мең сум акча сораган, янәсе сатып алу ышанычлырак була.
Күңелендә бернинди дә шик булмаган машина сатып алырга теләүче ир-ат күрсәтелгән исәп-хисап счетына банк аша акча күчерә, тик сатучы гына очрашуга бөтенләй килми.
Район гражданнары һәр очракта да сак һәм уяу булсыннар иде, чөнки алдакчылар кешедән алдап акча алуның төрле юлларын уйлап табалар. Үзегез аз белгән кешеләргә беркайчан да ышанмагыз.
Әгәр сезгә югарыда атап үтелгән, яки әзерләнеп ятучы җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән; 02; 2-72-06 телефонына хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев