Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Алтын бәясенә төшкән куян

Россия территориясендә ау закон тарафыннан рөхсәт ителгән. Ә браконьерлык өчен шул ук закон тарафыннан катгый җәза бирелә. Статистикадан билгеле булганча, браконьерларның күбесе ауга төнлә чыга. Шул рәвештә алар бер үк вакытта җинаять кодексын да, Административ кодексны да бозалар. Кагыйдә буларак, төнлә браконьерлар аучылык белән фара яктысында шөгыльләнәләр. Моның өчен ике...

Россия территориясендә ау закон тарафыннан рөхсәт ителгән.


Ә браконьерлык өчен шул ук закон тарафыннан катгый җәза бирелә. Статистикадан билгеле булганча, браконьерларның күбесе ауга төнлә чыга. Шул рәвештә алар бер үк вакытта җинаять кодексын да, Административ кодексны да бозалар. Кагыйдә буларак, төнлә браконьерлар аучылык белән фара яктысында шөгыльләнәләр. Моның өчен ике йөз мең сумга кадәр хезмәт хакы күләмендә яки хөкем ителүченең унсигез айга кадәр чор эчендәге кереме күләмендә штраф салу яки ике елга кадәр срокка төзәтү эшләренә җибәрү яки дүрт айдан алты айга кадәр кулга алу каралган.
Шулай ук үзенең хезмәт урыныннан файдаланган зат яки алдан килешенеп бер төркем затлар яки оешкан төркем тарафыннан кылынган гамәлләр дә йөз мең сумнан алып өч йөз мең сумга кадәр хезмәт хакы күләмендә яки хөкем ителүченең бер елдан алып ике елга кадәр чор эчендәге кереме күләмендә штраф салуны яки ике елга кадәр срокка аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү яки өч елга кадәр аерым вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм итүне үз эченә ала. Өстәвенә суд карары буенча хәсрәт браконьерлардан әлеге административ хокук бозуда файдаланылган корал һәм транспорт чарасы тартып алынырга мөмкин.
Кайбер кешеләр браконьерлык белән шөгыльләнеп, тагын бер зур зыян эшлиләр - фаралар яктысы астында хайваннарны аулау белән шөгыльләнеп, куян артыннан куганда көзге уҗымнар өстеннән җилдерәләр. Бүгенге көндә берничә сигнал алынган инде. Без аларны тикшерәбез һәм аларга җаваплылыктан качарга ирек бирмибез. авыл хуҗалыгы предприетиесенә аз күләмдә зыян салына икән, закон бозучыларга - өч йөз сумнан алып биш йөз сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Ә чит мөлкәткә явыз ният белән кул сузган яки зарар китереп, билгеле күләмдә зыян салган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге очрак кырык мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең өч айга кадәр хезмәт хакы күләмендә яки аның әлеге чор эчендәге башка кереме күләмендә штраф салуны яки йөздән алып йөз сиксән сәгатькәчә срокка кадәр мәҗбүри эшләүгә җәлеп итүне яки бер елга кадәр срокка төзәтү эшләренә җибәрүне яки ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне үз эченә ала.
Шулай итеп, браконьер әфәнделәр, сез аулаган куян үзегезгә алтын бәясенә төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев