Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Алдаудан сакларга

Авыл җирлекләрендә иминлек мәсьәләләре буенча гражданнар җыеннары үтә. Бу көннәрдә моңа охшаш чаралар Беловка, Иске Үзи, Иске Кыязлы һәм Иске Тимошкино авыл җирлекләрендә үтте. Авыл кешеләре белән очрашуларда ОВД начальнигы Сәлихҗан Сафин, участок уполномоченныйлары начальнигы Радик Шәйхисламов, өлкән участок уполномоченные Сәлихҗан Исламгәрәев, участок уполномоченные Рәфис Мостафин катнашты. Хокук саклау органнары...

Авыл җирлекләрендә иминлек мәсьәләләре буенча гражданнар җыеннары үтә.


Бу көннәрдә моңа охшаш чаралар Беловка, Иске Үзи, Иске Кыязлы һәм Иске Тимошкино авыл җирлекләрендә үтте. Авыл кешеләре белән очрашуларда ОВД начальнигы Сәлихҗан Сафин, участок уполномоченныйлары начальнигы Радик Шәйхисламов, өлкән участок уполномоченные Сәлихҗан Исламгәрәев, участок уполномоченные Рәфис Мостафин катнашты. Хокук саклау органнары вәкилләре Россия һәм Татарстан территориясендә экстремизм һәм терроризм проблемаларын күтәрделәр, иминлек мәсьәләләренә тукталдылар, әлеге өлкәдәге җинаятьчелеккә бәйле теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Тәртип сагында торучылар бүгенге көндә актуаль булган гражданнарны, бигрәк тә өлкән яшьтәге ялгыз кешеләрне мошенниклардан саклау мәсьәләсен күтәрделәр. Соңгы вакытта әлеге төр җинаять бик күп схема һәм алымнарга ия. Телефон мошенниклары, төрле "багучыларның", "дәвалаучыларның", шулай ук үзләрен "социаль хезмәткәрләр" дип белдергән кешеләрнең аларның өйләренә керүләре өлкән яшьтәге ялгыз карт-карчыклар өчен аерым куркыныч тудыра. Полиция вәкилләре алданудан саклануның төп кагыйдәләрен гражданнарның исләренә төшерделәр. Төп саклану чараларының берсе-полиция белән элемтәгә керү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев