Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Алдакчылардан сак булыгыз!

Мәгълүмати технологияләр колач җәя башлау белән мошенниклар табыш алу максатыннан кешеләрне алдауның яңадан-яңа алымнарын уйлап табалар. Кызганыч, минутлык тәэсиргә бирелгән һәр кеше аларның «кармагына» эләгә ала. Мошенниклар еш кына, якын кешегез бәлага юлыккан, сездә бозым бар, дигән хәйлә белән эш итәләр. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә яшәүче әби белән бабайның фатирына...

Мәгълүмати технологияләр колач җәя башлау белән мошенниклар табыш алу максатыннан кешеләрне алдауның яңадан-яңа алымнарын уйлап табалар.


Кызганыч, минутлык тәэсиргә бирелгән һәр кеше аларның «кармагына» эләгә ала. Мошенниклар еш кына, якын кешегез бәлага юлыккан, сездә бозым бар, дигән хәйлә белән эш итәләр.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә яшәүче әби белән бабайның фатирына алар үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип белдереп керәләр. Өйдә икәү генә булган картлар бернидән дә шикләнмичә, хатын-кызларны фатирга кертәләр, чөнки Пенсия фонды-җитди учреждения. Алдакчылар әби белән бабайны Россиядә акча алышыну реформасы бара, иске акчаларны ашыгыч рәвештә яңаларына алмаштырырга кирәк, ә моны өйдән чыкмыйча, үзләре эшли алуларына ышандыралар. Үзләренә карата мондый игътибарны тоеп шатланган картлар мошенниклар кулына 27 мең сум акчаларын тоттыралар, ә тегеләре исә алмашка, имеш монда яңа купюралар салынган, дип буш конверт биреп калдыралар. Картлар конвертны ачып карап, үзләрен алдап китүләренә төшенгәндә, явыз ниятле кешеләрдән җилләр искән була инде.
Аксубай эчке эшләр бүлегендә алынган оператив мәгълүматларга караганда алар дүртәү булганнар-өч хатын-кыз һәм аларны озата йөрүче бер ир-ат, алар көмешсу төсендәге ВАЗ 2115 автомашинасында хәрәкәт итәләр. Аларның башка гражданнарны алдау ихтималы зур.
Аксубай ОВД полиция начальнигы Илгиз Алмакаев мошенникларны ничек тану һәм аларның кармагына ничек эләкмәүгә бәйле киңәшләр бирә.
-Бүгенге көндә караклык юллары төрле һәм аларга каршы көрәштә бары тик гражданнарның уяулыгы гына ярдәмгә килә ала. Бары тик берничә варинатларны гына мисал итеп китерәм:
1. Бәлага юлыккан туганнар һәм аларны коткару өчен зур суммада акча кирәк булуы турындагы көтелмәгән телефон чылтыраулары яки СМС-хәбәрләр. Алар акчаны кәрәзле телефон номерына яки махсус счетка күчерү яки банкта блиц-акча күчерү юлын тәкъдим итәргә дә онытмыйлар, ә номерларны телефон аша әйтәләр.
2. Телефоннан чылтыратып яки СМС-хәбәр аша кыйммәтле бүләк оту турындагы хәбәр.
Әлеге бүләкне яки компенсацияне алу өчен, бүләк бәясе процентларын яки товарны китереп бирү бәясен күчерү кирәклеге. Алар акчаны шулай ук кәрәзле телефон номерына, махсус счетка яки банктан блиц-акча күчерү юлы белән күчерүне үтенәләр.
3. Үзләрен им-томчы, өшкерүче итеп танытып, сәламәтләндерү һәм бозымны кайтару буенча үз хезмәтләрен тәкъдим итәләр һәм шул рәвешле бар акчаны һәм кыйммәтле әйберләрне яулыкка төрергә кушып, игътибарны башка нәрсәгә юнәлтеп, ул әйберләрне урлыйлар.
4. Үзләрен дәүләт учреждениеләре (пенсия фонды, социаль хезмәткәр, сәламәтлек саклау, полиция, ЖЭУ) хезмәткәрләре итеп танытып, нинди дә булса документларны оформить итү, акча алмашынуга бәйле акчаларны алмаштыру, азык-төлек продуктларын базар бәяләреннән түбән бәядән сату буенча үз хезмәтләрен тәкъдим итәләр.
5. Алдан ачыклау юлы белән ерак туганнар булып ышаныч яулыйлар.
6. Теләсә нинди авыруны терелтүгә сәләтле препаратлар яки приборлар сатып алырга тәкъдим итәләр.
Гражданнарны тагын бер кат кисәтеп, таныш булмаган кешеләр белән аралашканда сак булырга киңәш итәбез. Үзегезгә таныш булмаган кешеләрне өйләрегезгә кертмәгез, бигрәк тә өйдә ялгыз гына булганда. Социаль учреждениеләр, пенсия фонды хезмәткәрләре итеп танытып, аларның сезгә нинди хәбәр җиткерергә теләүләрен кат-кат тикшерегез. Әлеге учреждениеләр һәм туганнарыгыз белән элемтәгә керегез. Уяу һәм тыныч булыгыз, янаулардан курыкмагыз, ашыгыч рәвештә полициягә хәбәр итегез.
Өлкән яшьтәге кешеләр хәлне аңлап та бетермәскә мөмкин, менә шуның өчен аларның балаларына һәм оныкларына мөрәҗәгать итәбез, чөнки алдакчылар күп очракта алар исеменнән эш итәләр һәм пенсионерлар шул сәбәпле җинаять корбаннарына әвереләләр, менә шуның өчен ата-аналарыгыз белән ешрак аралашыгыз, әлеге хәл турында, мошенникларның алдау алымнары турында сөйләгез. Алдау фактлары турында «02», 2-72-06 телефоннарына чылтыратып хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль мошенниклар