Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ачылган мәгълүматлар өчен

Үткән ел район прокуратурасына күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән идарә компанияләре тарафыннан үз эшчәнлекләре турында мәгълүматлар бирмәү фактына кагылышлы мөрәҗәгатьләр күп керде. Район прокуроры И. Хәйруллин редакциягә хәбәр иткәнчә, РФ хөкүмәтенең 2012 елның 6 февраленнән үз көченә кергән № 94 нче Карары белән күп фатирлы йортларга идарә итү өлкәсендәге эшчәнлекләрен гамәлгә...

Үткән ел район прокуратурасына күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән идарә компанияләре тарафыннан үз эшчәнлекләре турында мәгълүматлар бирмәү фактына кагылышлы мөрәҗәгатьләр күп керде.


Район прокуроры И. Хәйруллин редакциягә хәбәр иткәнчә, РФ хөкүмәтенең 2012 елның 6 февраленнән үз көченә кергән № 94 нче Карары белән күп фатирлы йортларга идарә итү өлкәсендәге эшчәнлекләрен гамәлгә ашырган оешмаларның мәгълүматларын алу стандартларына үзгәрешләр кертелде.
Хәзер исә Торак милке ширкәтлеге (ТСЖ), торак һәм башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативлары үз эшчәнлекләре турында мәгълүматларын тәкъдим итәргә тиеш булалар.
Ширкәтлекнең яки кооперативның финанс-хуҗалык итү эшчәнлекләренә бәйле төп күрсәткечләр турындагы мәгълүматларны ачу ширкәтлекнең еллык бухгалтер отчетын, ширкәтлекнең агымдагы елга һәм аннан алдагы елга керем һәм чыгым сметасын; ширкәтлек яки кооперативның еллык һәм аннан алдагы елдагы керемнәр һәм чыгымнар сметасы үтәлеше турындагы отчетны, ширкәтлек, кооператив әгъзаларының һәм (яки) оешманың уртак милкенә ремонт ясау яки аны тотуга бәйле коммуналь хезмәтләр тәкъдим итү мәсьәләләре каралган (агымдагы елга һәм аннан алдагы ел өчен) гомуми җыелышы, идарә утырышы һәм ширкәтлек һәм кооперативның ревизия комиссиясе беркетмәләрен; ширкәтлек һәм кооперативның агымдагы ел һәм аннан алдагы 2 ел өчен еллык бухгалтер (финанс) отчетын тикшерү нәтиҗәләре буенча ширкәтлек яки кооперативның ревизия комиссиясе (ревизор) нәтиҗәсен; агымдагы ел һәм аннан алдагы 2 ел өчен аудитор нәтиҗәсен (ширкәтлек һәм кооперативның еллык бухгалтер отчетына аудитор тикшерүе үткәрелгән очракта) үз эченә ала.
Турыдан-туры идарә оешмасы башкарган күп фатирлы йортларда уртак милеккә ремонт ясау һәм аларны тотуга бәйле башкарылган эшләр, (күрсәтелгән хезмәтләр), идарә оешмасының күп фатирлы йортта яшәүчеләрнең уртак милкенә карата күрсәтелгән хезмәтләрен ачу, идарә оешмасы тарафыннан күп фатирлы йортларга идарә итү максатына ирешүгә бәйле күрсәтелгән хезмәтләр турындагы мәгълүматларны үз эченә ала.
УК, ТСЖ һәм кооперативлар, шулай ук, хезмәтләр сыйфатының тиешле дәрәҗәдә үтәмәве һәм аларны күрсәтүгә бәйле өзеклекләрнең билгеләнгән вакыттан артып китүе турында да хәбәр итәргә тиешләр.
Югарыда санап үтелгән мәгълүматлар ТСЖ һәм кооперативлар тарафыннан федераль интернет-сайтта һәм шулай ук хөкүмәтнең төбәк һәм җирле ресурсында урын ала. Моннан тыш, алар мәгълүматлар стендына урнаштырыла. Ул күп фатирлы йортта, фатир хуҗаларының игьтибары төшәрлек урында урнаштырыла. Мәгълүматлар язмача сорауга да тәкъдим ителергә тиеш. Җавап бирү өчен 20 көн вакыт билгеләнгән. Сорау белән мөрәҗәгать итүчегә мәгълүматлар шәхси бирелә. Техник мөмкинлек булганда сорауны электрон тәртиптә дә бирергә мөмкин. Әлеге очракта мәгълүматлар 5 эш көне дәвамында электрон почта буенча җибәрелә. ТСЖ һәм кооперативлар үз эшчәнлекләре турындагы мәгълүматларны 3 ай вакыт эчендә урнаштырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район прокуроры И. Хәйруллин ТСЖ һәм кооперативлар