Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

23 ноябрьдән 13 декабрьгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 183 гариза кергән, шуның 14е җинаятьләр категориясенә керә, 6 җинаять эше кузгатылган. 23 ннән 24 ноябрьгә каршы төндә "Сөт иле Аксу" ҖЧҖ филиалы "Баланда" бүлегенең машина-трактор паркы территориясендәге К-700 тракторыннан 2 аккумулятор батареясе урлана. Җинаять эше кузгатылган....

23 ноябрьдән 13 декабрьгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 183 гариза кергән, шуның 14е җинаятьләр категориясенә керә, 6 җинаять эше кузгатылган.


23 ннән 24 ноябрьгә каршы төндә "Сөт иле Аксу" ҖЧҖ филиалы "Баланда" бүлегенең машина-трактор паркы территориясендәге К-700 тракторыннан 2 аккумулятор батареясе урлана. Җинаять эше кузгатылган. Оператив-тикшерү чаралары үткәрү барышында әлеге җинаять гамәлен кылуда шикле ир-атның шәхесе ачыкланган - ул үз гаебен таныган. Әлеге гражданин тагын бер караклык кылуын таныган - ул әлеге территориядән 170 литр дизель ягулыгы урлаган.

Яңа Тимошкино авылы кешесе ике кәрәзле телефон урлауда гаепләнә. Ул авылдашының хәлен белергә кергән һәм күз алдында яткан телефоннарны кесәсенә алып тыккан.

25 ннән 26 ноябрьгә каршы төндә Иске Ибрай авылында шәхси йорт гаражыннан ВАЗ-2111 автомобилен куып китәләр. "Тоткарлау" операциясе барышында полиция хезмәткәрләре автомобильне Сергеевка авылы янында табалар. Куып китүче автомобиль хуҗасының малае булып чыга, ул бары тик машинада утырып йөрергә генә теләгән. Автомобиль көтмәгәндә сүнә, егет кабыза алмый һәм машинаны шунда бәреп калдыра. Ә бу турыда әтисенә әйтергә җөрьәт итми.

28 ноябрьдә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә алдашу факты теркәлә. Радиоэлектроника белән шөгыльләнүчегә билгесез зат шалтырата һәм үзен бер радиоканал менеджеры итеп таныштыра һәм радиоаппаратура сатып алырга тәкъдим итә. Шалтыратучы аны шулкадәр ышандыра ки, аксубайлы банкомат аша аның счетына 66 мең сум акча күчерә һәм нык алдана.

3 декабрь көнне иртәнге сәгать биштә "Айвенго" кафесы янында кофе эчәргә туктаган Лениногорски кешесенең (хатын-кызның) документлар һәм бизәнү әйберләре салынган сумкасын урлыйлар, анда 48 мең сум акча да булган. Әлеге гамәлне, кафега иртәнге аш ашарга туктаган ерак юлга йөрүче машина йөртүче кылган. Каракның шәхсесен ачыклауда автотукталышта сак хезмәткәренең автомашина номерларын язып баруы һәм видеокүзәтү камерасы ярдәм итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Аксубайлы район үзәгенең сәүдә нокталарының берсеннән кыйммәтле коньяк урлап чыга. Ирне чыгу юлында кибет хезмәткәрләре тоткарлыйлар һәм ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренә тапшыралар.

Иске Мокшино авылында 35 яшьлек ир балигъ булмаган яшүсмерне вәхшиләрчә кыйный, аның курткасын ерта. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Александровка авылында 34 яшьлек ир үзенең 1936 нчы һәм 1952 нче елгы әти- әнисен кыйный. Өенә кайтып кергәч ул башта әтисен, аннан соң әнисен кыйнарга керешә. Медиклар аларның бит һәм тәннәрендәге кыйнау эзләрен теркиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев