Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

Гыйнвар аеның биш көнендә Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 65 гариза һәм мөрәҗәгать кергән. Шуларның 4се җинаять буларак теркәлгән. Смгез юл-транспорт вакыйгасы булган, бәхеткә зыян күрүчеләр юк. Яңа ел кичендә табын артында спиртлы эчемлекләрне күпләп куллану сәбәпле Савгач авылында бер гаиләдә ызгыш чыга. Туган-үскән йортына кунакка кайткан...

Гыйнвар аеның биш көнендә Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 65 гариза һәм мөрәҗәгать кергән.


Шуларның 4се җинаять буларак теркәлгән. Смгез юл-транспорт вакыйгасы булган, бәхеткә зыян күрүчеләр юк.

Яңа ел кичендә табын артында спиртлы эчемлекләрне күпләп куллану сәбәпле Савгач авылында бер гаиләдә ызгыш чыга. Туган-үскән йортына кунакка кайткан 35 яшьлек ир кулына пычак ала һәм әтисенең муенына кадый. Зыян күрүчегә ашыгыч ярдәм таләп ителә: медиклар "муенның өске өлеше җиңелчә яраланган, яра тирәнгә үтмәгән" дигән диагноз куялар.

1 гыйнварда 19.00 сәгатьләр тирәсендә полициянең кизү частена, Яңа Тимошкино авылында бер кешенең авылдаш хатын-кызны пычак белән яралавы турында хәбәр килеп ирешә. Вакыйга урынына чыккан оператив тикшерү төркеме, исерек хатынның, көнләшеп, үзенә-үзе яра салуын ачыклый. Хатын-кыз икеләтә зыян күрә: аңа медицина ярдәме таләп ителә, шуңа өстәп ялган хәбәр өчен ул административ җәзага тартыла.

3 гыйнварда Иске Савруш авылыннан, Яңа ел алдыннан 28 яшьлек кызның әнисен пычак белән яралавы турында хәбәр килә. Вакыйга урынына килгән полиция хезмәткәрләре әлеге фактны расламыйлар. Гариза бирүчегә карата ялган хәбәре өчен административ беркетмә төзелә.

4 гыйнварда кич белән кизү частена Яңа Чуаш Адәмсуы авылында шәхси өйләрнең берсендә башы каты имгәнгән кеше мәете табылуы турында хәбәр итәләр. Суд-медицина экспертизасы ир-атның туңып үлүен ачыклый.

5ннән 6 гыйнварга каршы төндә Аксубайда яшәүче бер кешенең хуҗалыгыннан бензин салынган канистра урлана. Каракның шәхесе ачыкланган, әлеге гамәле өчен ул административ җаваплылыкка тартылган.

Аксубайда бабай белән кияүнең табын артында утыруы ызгыш белән тәмамланган - кияү кеше веранда тәрәзәсен бәреп вата.

Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнүче җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02: 2-72-06; 2-79-74 телефоннарына шалтыратып Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегезне үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев