Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тырышлык–зур бәхет

    Авыл кешеләре авыл хуҗалыгы производствосы өлкәсендә генә түгел, башка икътисади тармакларда да үз эшләрен ачалар. Районның күп кенә торак пунктларында тырыш авыл кешеләре көндәлек тормышта мөһим роль уйнаган төзелеш материаллары җитештерү эшенә керештеләр. Мисалга, 2009 елда Юрий Харитонов үзенең туган авылы Кисада шәхси эшен ачып җибәрде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул...

    Авыл кешеләре авыл хуҗалыгы производствосы өлкәсендә генә түгел, башка икътисади тармакларда да үз эшләрен ачалар.


    Районның күп кенә торак пунктларында тырыш авыл кешеләре көндәлек тормышта мөһим роль уйнаган төзелеш материаллары җитештерү эшенә керештеләр.
    Мисалга, 2009 елда Юрий Харитонов үзенең туган авылы Кисада шәхси эшен ачып җибәрде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул ДОСААФ та шоферлыкка укый, армиягә китә. Ерак Көнчыгышта ракета гаскәрләрендә хезмәт иткәндә машина йөртү тәҗрибәсе туплый. Демобилизацияләнгәннән соң дуңгызчылык комплексына эшкә урнаша һәм 18 ел зур йөк автомашинасында эшли.
    Тора-бара үз эшен булдыру теләге белән Россельхозбанктан кредит алып, иске КамАЗ машинасы сатып ала һәм халыкка төзелеш материаллары ташу белән шөгыльләнә башлый. Моннан тыш, урып-җыю чорында авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән килешү төзи. Шул рәвешле үз эшен җәелдерүгә бераз капитал туплый, тагын бер КамАЗ машинасы сатып алып, аны ремонтлый һәм 2,5 гектар урман алып, ленталы пилорама сатып ала. Кышын такта җитештерү белән бергә эшчеләр белән 24 бура бурап, аларны Самара өлкәсе һәм республика шәһәрләренә заказ буенча илтәләр.
    Эш алга барса да, Юрий бизнесны җәелдерү турында уйлана башлый. Пилорамада агач эшкәртү калдыклары күп кала. Ул элек-электән урман җитештерү белән шөгыльләнгән шәһәр һәм авыллар буйлап йөри-Кукмара районында була, Вологдага кадәр барып җитеп, җитештерүчеләр белән аралаша, җирле кулланучылар базарын исәпкә алып, нинди эшнең файдалырак булуы турында киңәшә. Вологдада урман калдыкларын ваклагыч һәм арболит блоклар ясау җиһазлары сатып ала. Ниһаять, ул үзенең эшчеләре белән бер үк вакытта столяр цехы да ачып, төзелеш материаллары җитештерүгә керешә.
    Хәзер исә аның предприятиесе халыкта файдалану таләбе зур булган бар нәрсәне дә җитештерә.
    Производствоны җәелдереп, ул эшчеләр өчен җылы ял итү урыны да булдырган. Җәйге чорда Юрий Харитоновта 25-30 кеше эшли. Каникул көннәрендә мәктәп укучылары, студентлар да эшкә урнаша, ә даими нигездә биредә 12 кеше эшли. Базада тәгәрмәчле өч трактор, ике КамАЗ машинасы бар. Хәзер ул кыш көне арболит блоклар җитештерү өчен ангар җылыту белән мәшгуль. Юрий шулай ук үгезләр симертү буенча миниферма төзү турында да хыяллана.
    Юрий Харитонов балалар бакчасы мөдире булып эшләүче тормыш иптәше Галина белән өч бала тәрбияләп үстерә. Өлкән уллары Иван КГТУ ның Түбән Кама филиалында белем ала, уртанчы уллары Владимир-мәктәп укучысы, кызлары Ариадна үсеп килә. Юрийның сүзләренә караганда, хатыны аның бөтен башлангычларын да хуплый.
    Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин, Юрий Харитонов җирлектә үткәрелгән зур билгеләнешкә ия чараларның даими спонсоры, дип билгеләп үтә. Моннан тыш, ул Кисада Крещение бәкесендә су коенү инициаторы, юллар чистартуга техника бүлеп бирә, җирлекнең башка эшләрендә дә ярдәм итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: