Аксубаево
  • Рус Тат
  • Матур киләчәккә юлны үзе салган

    Урмандеево авылының иң соңгы урамында өр яңа йортлар берничә. Шулар арасында Ермолаевларның кызыл кирпечтән төзелгән йорты аерылып тора. Ә йорт каршында шундый ук биек һәм иркен итеп төзелгән терлек комплексы тора. Бу төзелешләр ирле-хатынлы Олег һәм Ирина Ермолаевларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Быел алар "фермер хуҗалыгы" статусын алдылар. Савым сыерлары үрчетүгә...

    Урмандеево авылының иң соңгы урамында өр яңа йортлар берничә.


    Шулар арасында Ермолаевларның кызыл кирпечтән төзелгән йорты аерылып тора.
    Ә йорт каршында шундый ук биек һәм иркен итеп төзелгән терлек комплексы тора. Бу төзелешләр ирле-хатынлы Олег һәм Ирина Ермолаевларның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Быел алар "фермер хуҗалыгы" статусын алдылар.


    Савым сыерлары үрчетүгә Ермолаевлар гаиләсен акчасызлык этәрә. Хуҗабикә эшсез кала, ә укытучы булып эшләүче гаилә башлыгының хезмәт хакы хуҗалыкны алып бару һәм өч баланы укыту өчен аз була. Эшне ишегалдында булган өч сыердан башлап җибәрәләр. Атнасына ике-өч тапкыр Ермолаевлар Чистайга барып сөт сата башлыйлар. Авыл сөтен яратучылар тиз арада үз клиентларына әвереләләр, шул сәбәпле, керем дә сизелерлек була. Биш ел эчендә ишегалдындагы сөтлебикәләрнең баш саны тугызга җитә. Терлекләр саны арту белән алар өчен торак төзү ихтыяҗы да туа. Шуңа быел үз акчаларына 25 баш сыерга исәпләнгән корпус төзергә исәп итәләр. - Төзелешне башлап җибәргәндә кемнеңдер ярдәменә ышанып тормадык, хәтта дәүләт һәм район тарафыннан нинди дә булса ярдәм күрсәтеләдер дип уйламадык та, - дип сөйли Олег Ермолаев. - Корпусның стенасын өеп бетергәч кенә эш башлап җибәрүче фермерларга ярдәм итүче программа эшләп килүе хакында ишеттек. Дөреслегенә ышанмыйча гына, документларны җыеп илтеп тапшырдык һәм дәүләттән миллион ярым сумга якын, районнан тагын 100 мең сумлык ярдәм алдык. Өстәвенә, моны кире кайтарып бирергә дә кирәк түгел.
    Мондый зур бүләкне Ермолаевлар гаиләсе Яңа ел алдыннан тырыш хезмәтләренә бәя буларак кабул итәләр. Ә эшкә килгәндә, алар гаиләсендә эш һәркемгә бүленгән. Ике уллары - ундүрт яшьлек Денис белән унөч яшьлек Давыд (олы кызлары - студент) әтиләренең төп ярдәмчеләре. Алар өчәү кырда да, фермада да гел бергә. Быел сигез гектар җирләренә өстәп, арендага тагын 50 гектар җир рәсмиләштерергә телиләр. Грант акчасына Олег агрегатлары белән МТЗ-82 тракторы сатып алырга планлаштыра. Мини-фермадагы терлекләр саны тагын 12 башмак танага артачак. Яңа ферма янындагы киртәләп алынган территориядә печән чәчелгән, ә аның янәшәсендә бөртек саклау урыны төзеләчәк.


    - Бирелгән акчага сыер саву аппараты да сатып алачакбыз, чөнки ике дистәдән артык сыерны бер кешегә саву авырга туры киләчәк, - дип серләре белән уртаклаша яшь фермер.


    Әлбәттә, Ермолаевларның уңган гаиләсе иртәме-соңмы үзләренең шәхси ярдәмче хуҗалыкларын барыбер киңәйтерләр иде, тик моңа берничә ел һәм зур суммада кредит кирәк булыр иде. Грант оту белән күп кенә проблемалар тиз арада чишелеш таптылар. Дәүләтнең үз эшләрен башлап җибәргән җир кешеләренә ярдәм күрсәтүе күпме кешегә эшләр өчен яңа көч, дәрт өсти.


    Район авылларында булып узган гражданнар җыенында авыл җирлегендә эш урыннары юклыкка зарланучыларны күп ишетергә туры килә. Тик тырыш кешегә акча эшләргә мөмкинчелекләр күп. Бары тик авырлыклардан курыкмаска гына кирәк. Ә үз көчең белән эшләп тапкан акча күңелгә рәхәтлек өсти.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: