Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кече бизнес

Җитештерүчәнлекне үстерү курсы

Районга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгәч, Аксубайдагы кече бизнес вәкилләренә эшмәкәрләрне яклау буенча дәүләт программаларында катнашырга һәм үз эшләрен җәелдерергә кирәк, дип белдерде. Узган елда районның дүрт эшмәкәре техника, җиһаз сатып алу, үз эшләрен җәелдерү, җитештергән продукциянең әйләнешен арттыру өчен дәүләттән лизинг-грант алдылар. Алар арасында Мөнир Галиуллин да бар. Өч...

Районга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгәч, Аксубайдагы кече бизнес вәкилләренә эшмәкәрләрне яклау буенча дәүләт программаларында катнашырга һәм үз эшләрен җәелдерергә кирәк, дип белдерде.


Узган елда районның дүрт эшмәкәре техника, җиһаз сатып алу, үз эшләрен җәелдерү, җитештергән продукциянең әйләнешен арттыру өчен дәүләттән лизинг-грант алдылар. Алар арасында Мөнир Галиуллин да бар. Өч ел элек Мөнир 500 мең сумлык кредит алган, пилорама өчен ангар төзегән һәм җиһаз сатып алган. Емелькино ягында, бу территориядә көндәшләр булса да, агач материаллары зур сорау белән кулланыла, шуңа күрә дә монда сатып алучы өчен табигый көрәш бара, бу исә продукциянең сыйфатын яхшыртырга мәҗбүр итә.


-Дөресен генә әйткәндә, дәүләттән кире кайтармау шарты белән субсидия алып буласын белгәч, бик тә куандым,-дип сөйли Мөнир. -Эшне башладың икән, бер урында таптанырга ярамый. Шуңа да пилорама ачканнан соң, калдыклардан продукция җитештерү турында уйлана башладым.


Шуннан соң эшмәкәр блоклар җитештерү өчен җиһаз сатып ала, пилорама бинасында мини-цех, блоклар киптерү өчен урын ясый.
- Эшегез ни дәрәҗәдә уңышлы бара, чөнки районда мондый цехлар бар бит инде?-дип сорадым эшмәкәрдән.


-Кешеләр төзиләр, шуның өчен сорау да бар. Төзелеш сезонында 10 мең данә блок ясалды, 300 куб такта ярдырдык, утын саттык,-дип сөйли Мөнир. -Арболит җитештерү буенча цех ачарга теләүчеләр Теләчедән үк тәҗрибә уртаклашырга килделәр.


Нәкъ менә җитештерүнең тулы циклы аңа грант якларга һәм бер миллион сумлык субсидия алырга ярдәм итә. Бу акчага ул манипуляторлы КамАЗ сатып ала. Эшен җәелдерү өчен район да йөз мең сум акча бүлеп бирә. Нәкъ менә шул яклау турында сөйләде дә район Советының киңәйтелгән утырышында Рөстәм Миңнеханов.


Бүгенге көндә аның ике КамАЗы, ике ДТ тракторы, бер МТЗ тракторы бар, эшне тагын да киңәйткәч, өстәмә эш урыннары да барлыкка килә. Сезон вакытында Мөнирдә җиде кеше эшли, ә инде сезон арасында - бишәү.
Эшмәкәрдән авыл җирлеге өчен дә файда бар-җирле бюджетка салым керә, ул төзекләндерү эшендә дә ярдәм итә. Быел Мөнир чишмәне төзекләндергән, хәйрия ярдәме дә күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев